Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20нче балалар бакчасында Идел буе халыклары фестивале узды (+фотолар)

Ул көнне балалар бакчасы  чын бәйрәм төсе  алган иде. Килеп керүгә, күңелләрне  яктылык, матур хисләр биләп алды. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек.

 

Безне, “Ак калфак”лы дусларымны,  милли киемнәр кигән ягымлы тәрбияче кызлар, балаларны каршы алган кебек, җылы итеп каршы алдылар. Безне генә көткәннәр диярсең. Ашыгып бүлмәгә уздык. Ә анда – барысы да бәйрәмгә  әзерләнә, искитәрлек!

Туган телләр һәм Халыклар  бердәмлеге елы уңаеннан, бакчада тәрбияләнүче балаларда һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә, йола бәйрәмнәре, җыр, биюләренә кызыксыну тәрбияләү  максатыннан чыгып, шәһәребезнең  20 номерлы балалар бакчасында  (җитәкчесе- Валентина Александровна Тарханова)  кызыклы чара: Идел буе халыклары  фестивален уздырырга ниятләгәннәр.

Ә инде чикләүләр булу сәбәпле, фестивальне  үзләрендә генә уздырып,  башка катнашучылар онлайн форматта, ягъни чыгышларын видеороликларда әзерләп җибәрергә, дигән фикергә килә алар.

Җитәкче, бакчадагы методист, тәрбиячеләр бик тә төптән уйлап, фестивальнең нигезләмәсен төзеп, аны шәһәребезнең барлык бакчаларының мөдирләренә юллыйлар.

Менә фестиваль көне килеп җитеп, мәртәбәле жюри әгъзалары матур итеп бәйрәмчә бизәлгән залга  уздылар. Ә андагы гүзәллек, матурлык! Залның бер өлешен күргәзмә биләп алган! Мондагы хәйран калырлык кул эшләренә  карагач, бу төбәктә яшәгән халыкларның  элек-электән уңган, булган икәнлегенә ышанасың. 

Чуаш, мордва, рус, башкорт, татар хатын- кызлары чиккән сөлге, япмалар, кулъяулыклар, алъяпкычлар, борынгы чиккән күлмәкләр, сырма юрганнар – күзләр камаша.
Икенче тарафта – милли күлмәкле курчаклар! Нинди нәфис куллар тегә алган шундый матур киемнәрне? Менә “Татар ызбасы!” Әйе,  тарихи китапларда, күңел дәфтәрләрендә шулай язылып, хәтерләрдә саклана бит татар өенең эчке күренеше.... Чормаларда кибәргә эленгән себерке, дару үләннәре, әнкәйләр элеп куйган каклаган казлар да бар анда... Искитәрлек! Алтын куллы  бакча хезмәткәрләре генә тудыра ала мондый гүзәллекне, минемчә.

 Залда күз явын алырлык  мордва, рус, чуаш, башкорт, татар халыкларының милли күлмәкләрен кигән тәрбиячеләр  һәм “нәни артистлар”, “Дуслык” турындагы җыр- моң белән фестивальне ачып җибәрделәр.
Татар халкының милли ашларын: гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, урамалар әзерләп без – “Ак калфак”лыларга да фестивальдә катнашу бәхете елмайды. Кечкенә дусларыбыз белән рус һәм татар телендә шигырьләребезне сөйләп, кунакларга күчтәнәчләребезне тапшырдык.

 

Тәслимә Рафикова, Лениногорск “Ак калфак” оешмасы рәисе

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев