Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

22 июнь- 28 июнь атнасына йолдызнамә

Кучкар. Сез барысын да булдыра аласыз, барысы да көчегездән килә. Алдагы ике атна шундый рухта узачак. Яңа проектларга кыю тотына аласыз, шулай ук күптән җыелып килгән эшләрне дә тәртипкә салырга була. Уйламаган җирдән өстәмә акча эшләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.


Үгезбозау.
Бу вакыт аралыгында сезнең энергиягез ташып тора һәм сез күпләр өчен ачык булырсыз. Кешеләр сезгә тартыла. Ләкин игътибарлы булыгыз, мәрхәмәтле булуыгыздан файдаланып, кайберәүләр сезне үз максатларында кулланырга мөмкин. Шуңа күрә барысын да җентекләп уйлагыз.

Игезәкләр.
Сезнең өчен бик уңайлы период. Һөнәри мөмкинлекләрне тагы да киңәйтеп, яңа тәҗрибә туплау өчен җирлек туачак. Күптәннән калдырып килгән эшкә ниһаять тотыну өчен дә кулай вакыт. Аның матди яктан отыш китерүе дә ихтимал. Истә тотыгыз: уңышның нәтиҗәсе турыдан туры сезнең куйган көчегездән тора.

Кысла.
Кыслалар үзләрен юл чатында калган кебек хис итәр. Сезнең алда бик күп ишекләр ачык сыман, ләкин сайлаганда ничек хаталанмаска?  Беренчедән, үз-үзегезне тыңлагыз. Матди як артыннан кумагыз. Чынлыкта үзегез нәрсә теләгәнегез турында уйлагыз. Интуициягезгә ышаныгыз, ул сезгә дөрес юл сайларга ярдәм итәр.

Арыслан.
Атна башы мөһим сорауларны хәл итү өчен туры килеп торачак. Коммерциягә бәйле эшләр бик уңышлы барып, өстәмә керем китерер. Ял көннәре башлаган эшләрне төгәлләү яки проблемаларны хәл итү өчен яхшы булыр.  Якыннарыгызга бәйле күңелле хәбәрләр ишетүегез дә мөмкин.

Кыз
Сез тирә-яктагылар фикерен күңелгә артык якын аласыз. Барысына да ошарга тырышмагыз. Иң беренче чиратта үз мәнфәгатьләрегез турында уйлагыз. Башкаларга игътибар итмичә үз юлыгыз белән барыгыз. Дөрес карар кабул итү авыр булса, якыннарыгыздан ярдәм сорагыз.

Үлчәү.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгып, сездән максималь активлык һәм җитез рәвештә карарлар кабул итү соралуы ихтимал. Борчылмагыз, сез боларның барысын да хәл итәргә сәләтле. Сәламәтлегегезне кайгырту өчен дә вакыт табыгыз. Үз-үзегезне яхшы хис итсәгез, эштә барысы да күпкә тизрәк башкарылачак.


Чаян
Соңгы арада сез эшегездән дә, хезмәттәшләрегез һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрдән дә канәгать түгел. Ләкин тискәре эмоцияләргә бирешмәгез. Барысы да үз урынында. Бары тик аралашу вакытында үзегезне бераз башкача тотарга өйрәнергә кирәк. Шул вакытта үзегезгә карата булган мөнәсәбәтләрнең үзгәргәнлеген тоярсыз.


Укчы
Тиздән сезне хезмәт баскычы буенча алга китеш көтә. Җаваплы булуыгыз, эшкә иҗади яктан каравыгыз белән сез коллективта һәм җитәкчеләр арасында абруегызны күтәрә алачаксыз. Бу сезнең финанс хәлен дә яхшыртачак. Ләкин эшнең артуына да әзер булыгыз.
Кәҗәмөгез.
Әлеге вакыт аралыгында очрашу һәм киңәшмәләрне азрак планлаштырырга кирәк булыр. Сездә тискәре эмоцияләр уятырлык мәгълүмат ишетүегез мөмкин. Әгәр дә конфликтлы хәлләр килеп чыкса, аларны тыныч кына чишәргә тырышыгыз. Үз мәнфәгатьләрегезне раслау өчен шактый тырышырга кирәк булыр.  


Сукояр.
Бу атнада сезгә файдалы элемтәләр булдыру өстендә эшләргә кирәк булыр. Чөнки эшне  нәтиҗәле алып бару өчен тикшерелгән һәм ышанычлы, хезмәттәшлек итәргә әзер булган кешеләр булуы мөһим. Барлык якларның да мәнфәгатьләренә әһәмият биреп эшләргә кирәклеге турында да онытмаска кирәк. Ә менә үз-үзеңә артык ышану монда комачауларга гына мөмкин.


Балык.
Якын арада сез башыгыз белән яңа эшкә чумачаксыз. Ул сездән бик күп көч һәм энергия таләп итәчәк. Ләкин нәтиҗәсе көткәннән дә яхшырак булыр. Ялларыгыз эш атнасыннан бик нык аерылып торачак. Иҗат белән шөгыльләнү һәм яраткан кешеләрегез белән  вакыт уздыру өчен менә дигән вакыт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев