Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

25-31 гыйнварга йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга йолдызлар киңәшкә аеруча мохтаҗ булсагыз да шәхси тормышыгыз турында башка берәүгә сөйләргә киңәш итми. Сезнең фикер белән хезмәттәшләрнеке туры килмәгәнгә бәхәсләр килеп чыгуы ихтимал. Төп игътибарны гаиләгезгә юнәлтегез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, гаилә әгъзалары белән сезнең теләкләр тәңгәл килмәгәнгә нәрсәне сайларга белмичә аптырап калырсыз: үз максатыгызга ирешү юлымы, әллә гаилә...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга йолдызлар киңәшкә аеруча мохтаҗ булсагыз да шәхси тормышыгыз турында башка берәүгә сөйләргә киңәш итми. Сезнең фикер белән хезмәттәшләрнеке туры килмәгәнгә бәхәсләр килеп чыгуы ихтимал. Төп игътибарны гаиләгезгә юнәлтегез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, гаилә әгъзалары белән сезнең теләкләр тәңгәл килмәгәнгә нәрсәне сайларга белмичә аптырап калырсыз: үз максатыгызга ирешү юлымы, әллә гаилә традицияләрен саклаумы? Интуициягезгә таянып дөрес фикергә килегез. Финанс хәлегезне кайгыртырга кирәк.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр тормышта килеп туган кыен хәлне чишәр өчен үзләрендә җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат һәм тәҗрибә юклыгын аңлар. Шул хәлегез белән килешегез, башка чара юк. Тышкы кыяфәтегез турында уйлагыз, чөнки имиджыгызны үзгәртү өчен кулай вакыт.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада чит кешеләрнең кереме турында уйлар. Бу нигә, чөнки хөсетлектән башка бер нәрсә дә бирмәячәк. Иң яхшысы үзегезнең финанс хәлегезне яхшырту юлларын эзләү. Атна ахырында проблемалардан арыну өчен дусларыгыз белән ял итү җаен табыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның артык актив һәм үҗәт булалары тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәттә тискәре чагылыш табачак. Үз фикерегезне башкаларга көчләп тагудан (аеруча шәхси мөнәсәбәтләрдә) качырга киңәш итә йолдызлар. Бу сезнең файдага түгел.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада игътибар үзәгендә булып, абруй яулау ихтималы зур. Әмма авыруларны башлангыч чорда дәваламыйча сузуыгыз нәтиҗәсендә, өзлегү куркынычы бар. Шуңа артык йөкләнеш һәм стресслардан качарга тырышыгыз, күбрәк ял итегез.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең алган белемнәре дөньяга башка күзлектән карау мөмкинлеге бирәчәк. Күп нәрсәләргә вакытыгыз җитмәү аркасында сайларга кирәк булачак: дуслырыгыз белән очрашумы, әллә инде тыныч кына өйдә утырумы. Иң яхшысы буш вакытыгызны сөйгәнегезгә багышлау, ди йолдызлар.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар атна дәвамында һөнәри өлкәдә активлык күрсәткәнгә, аларга уңышка ирешү юлын табу авыр булмаячак. Әмма сезнең эшкә бирелгәнлектән гаиләгез зыян күрергә мөмкин. Шуңа да аларга хәзерге халәтегезне аңлату кирәк. Финанс мәсьәләләрен чишү өчен дә уңай вакыт.
УКЧЫ (23.11-21.21)ларга үзләренә кирәкле мәгълүматны алу бик авыр булачак, хәтта максатчан һәм актив булуыгыз да ярдәм итмәскә мөмкин. Шуңа да төп игътибарны шәхси өлкәгә юнәлтегез, сезнең өчен ул әһәмиятлерәк. Яраткан кешегез араларны җайларга киңәш ителә. Гыйбадәтханәгә барыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бу атнада бик нык эшләргә, тырышырга туры киләчәк. Җиңел акчалар сезнең өчен түгел. Ниндидер карарга килгәнче, яхшылап уйлагыз, үзегез генә белгән чыганаклар аша тикшерегез. Шәхси тормышта бар да яхшы булачак.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, янәшәдә булган якыннарыгызның фикере сезнеке белән туры килмәсә дә бәхәскә керергә ашыкмагыз. Йолдызлар бу вакытлыча гына дип ышандыра. Их яхшысы яраткан кешегезгә игътибарны арттырып, күбрәк аның янәшәсендә булырга тырышу.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, һөнәри өлкәдә артык актив булып сәламәтлегегезгә зыян китерүегез бар. Хәзерге вакытта сезгә артык йөкләнешләрдән сакланырга кирәк. Күбрәк ял итәргә тырышыгыз, гаиләгездә уңай мохит тудырырга тырышыгыз. Йортыгызны җыештыру белән шөгыльләнеп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев