25 яшьлек егет 12 яшьлек кызны 17нче каттан егып төшергән
ҖӘМГЫЯТЬ

25 яшьлек егет 12 яшьлек кызны 17нче каттан егып төшергән

Бу хәл Ижевск шәһәренең Октябрьнең 10 еллыгы урамындагы бер йортта була.

Беренчел версия буенча, Алексей* (исеме үзгәртелеп бирелә) исемле егет балалар мәйданчыгында йөргән таныш булмаган үсмер кызны үзе белән подъездга алып кергән (нинди сылтау белән – әлегә кадәр зур сорау), алар бергә 17 катның гомуми балконына менгәннәр. Аннан Алексей кызны этеп җибәргән, ә аннары үзе дә егылып төшкән.

Бер-бер артлы ике гәүдә җиргә егылып төшкәч, урамнан үтеп баручылар берни дә аңламыйча тораташ басып кала. Кемдер моны «курчак» дип уйлаган, ә кемдер кыз аңын югалткан дип фикерләгән. Ләкин төп сорау: мәйданчыкта йөргән баланы ят кешенең алып китүен беркем дә сизмәдеме, күрмәдеме? Кыз үзе үк ни өчен таныш булмаган ир белән китәргә ризалашкан?

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

"Ш.К."


Нет комментариев