Заман сулышы

25 май-31 май атнасына яңа йолдызнамә

Кучкар. Язмыш сезгә яхшы гына акча эшли алу мөмкинлеге бирәчәк. Ләкин моның өчен бик күп көч кирәк булачак. Командировкаларга, эшлекле кичләр һәм ялларга әзер булыгыз. Шәхси тормышта исә барысы да бик әйбәт. Яраткан кешегез һәрвакыт яныгызда, кирәк икән, ярдәм дә итәчәк.


Үгезбозау.
Бу вакыт аралыгында сезгә ярдәмгә килгән кешеләргә рәхмәтләрегезне җиткерергә онытмагыз. Ә инде сезгә киртә коручыларны үзегездән ераграк тотыгыз. Эштә кайбер кыенлыклар килеп чыгуы бар - хезмәттәшләрегез сезгә көнләшеп карый. Шулай да, энергиягез ташып тора, моннан файдаланып калыгыз.

Игезәкләр.
Моңа кадәр эшләп карамаган, сезнең өчен гадәти булмаган эшкә алынып карасагыз була. Бу сезгә яңа киңлекләр ачарга мөмкинлек бирәчәк. Кирәкмәгән кешеләр белән араларны өзүдән курыкмагыз. Моны озакка сузсагыз, ахырдан үзегезгә үк авыр булачак.

Кысла.
Әгәр дә сезнең көндәшләрегез булган икән, бигрәк тә мәхәббәт фронтында, хәзер алар юлыгыздан китәчәк. Сез югарылыкта калачаксыз. Шулай да, борыныгызны өскә чөеп йөрмәгез, уңышны кулдан ычкындыруыгыз ихтимал. Сезне командировкага җибәрүләре бар, каршы килмәгез, киресенчә, кул сызганып эшләгез.

Арыслан.
Йолдызлар сезгә бу вакыт аралыгында эшкә азрак, ә гаиләгезгә күбрәк вакытны багышларга киңәш итә. Атна ахырында стресс хәлендә калуыгыз бар. Аннан котылу өчен массажга яки спа-салонга барып, күңелегезне күрегез.

Кыз
Май ахырында сезнең тормышыгызны тамырдан ук үзгәртә алырлык кеше белән очрашу мөмкинлеге туачак. Ләкин барысын да ташлап киткәнче, яхшылап уйлагыз. Әлеге вакыт аралыгы яңа белемнәр алу, эшегездә квалификацияне күтәрү өчен бик әйбәт. Өйдә тынлык урнашачак.

Үлчәү.
Һөнәри эшчәнлеге иҗат белән бәйле булган кешеләрне уңыш көтә. Сезнең бик әйбәт керем алу мөмкинлеге туачак. Күңелегезгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашуны чикләргә тырышыгыз. Күбрәк игътибарны гаиләгезгә бирергә кирәк. Ул сезнең төп таянычыгыз да, илһам чыганагы да.  

Реклама

Чаян
Бу атнада сез соңгы айларга нәтиҗә ясарсыз. Беренче чиратта бу үзегез ирешкән уңышларга кагылачак. Дуслар белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, саграк булыгыз: артыгын сөйләмәгез, хисләрегезне ачып салмагыз. Кызганыч, киләчәктә бу сезгә каршы борылырга мөмкин.

Укчы
Атна башында хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр яхшырыр, ләкин артык кыланып, чикне уза күрмәгез. Атнаның икенче яртысы һөнәри өлкә өчен бик үк уңай булмыйчак, ә менә мәхәббәт өлкәсе сезне шатландырачак. Аерым игътибарны балаларга юнәлтегез. Киләчәк буынны тәрбияләү өчен башка эшләрне читкәрәк куярга да була.

Кәҗәмөгез.
Зур дулкынлануларга әзер булыгыз. Якыннарыгызның көтелмәгән адымнар ясаулары бар. Атна ахырында гына тынычлап сулый алачаксыз. Йолдызлар бу вакыт аралыгында ял алырга яки аны планлаштырырга киңәш итми. Бу чорда вакытны эшкә сарыф итү яхшырак булыр. Ял турында соңрак уйларсыз.

Сукояр.
Сезне бик күп очрашулар һәм яңа танышулар көтә. Ләкин тиздән сез алардан туячаксыз. Үзегезгә бераз ял итеп алу мөмкинлеге тудырыгыз. Хезмәттәшләрегезнең сезнең турында гайбәт таратулары ихтимал. Моны тулысынча игьтибарсыз калдырсагыз яхшырак булачак. Күңелегезгә якын алмагыз.


Балык.
Якын кешегез белән мөнәсәбәтләрне ачыклаудан качып калып булмыйчак. Әмма сез үз эмоцияләрегезне контрольдә тотарлык хәлдә, шулай эшләгез дә. Хәзерге вакытта хәйрия эше белән шөгыльләнү, үзегезне изге эшләргә багышлау бик әйбәт булачак. Үзегез өчен акча сарыф итмәгез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: