Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

25нче балалар бакчасында "Әбием сандыгы" почмагы эшли

“Туган телсез калу – милләтсезлек, ә милләтсез калу – үлгән Ватан кебек”, дип язган Рәшит Шиһап. 25 нче балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды. Килгән кунакларны һәм конкурста катнашучыларны төрле милләт композиторларының әсәрләреннән торган попурри, тәмле тел, якты йөз белән каршы алдылар.

 

Бәйрәмдә 23нче, 25нче, 26нчы балалар бакчасы, 8нче мәктәп гаиләләре катнашты. Бәйге берничә өлештән торды. Гаиләләр милли кием, ризык, уеннарга тукталып уздылар, сәнгать осталыкларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы да бик нык әзерләнеп килгән иде, шуңа да иң оста, уңган-булган, талантлы гаиләне билгеләү дә жюри әгъзаларына җиңел булмады.


8нче мәктәптән Кудрявцевлар гаиләсенең әниләре Людмила махсус герб ясап, шигъри юллар белән бизәлгән чыгышы белән таң калдырды. Дүрт яшьлек Тоня белән өч яшьлек Ирина да хәзердән үк үзләрен артистларча тотып, һәр уенда, сәхнәләштергән әкияттә дә катнаштылар.


Гомумән, Усмановлар, Фазыловлар, Ганиевлар да талантлы булуларын гына түгел, халкыбызның гореф-гадәтләрен, гаилә традицияләрен бик яхшы белүләрен исбатладылар.

Шуны әйтеп үтәсе килә, бу бәйгене оештыручы бакча хезмәткәрләре, тәрбиячеләр “Әбием сандыгы серләре” дигән бер почмакта борынгы сөлгеләр, шамаилләр, кием-салым, савыт-саба урнаштырганнар. Аларны карап йөреп, мин шәхсән үземне музейда йөргән кебек хис иттем, үз әбиләремне дә искә төшердем.

Махсус тактадагы слайдлар Идел буе халыкларының киемнәре, аш-сулары турында тулы мәгълүмат биреп торды. Шулай ук балалар да милли киемнәрдә үз нәүбәтләрендә чыгыш ясадылар.

 

Галия Шакирҗанова

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фото: балалар бакчасыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев