Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

26 октябрь - 1 ноябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Кучкарларга бу атнаны тыныч кына, хәл алып, ял белән үткәрергә кирәк. Йокыгызны туйдырыгыз. Энергия туплагыз. Бу вакыт аралыгында сезнең организм инфекцияләргә бирешүчән. Үз-үзегезне ничек хис итүегезгә игътибарлырак булыгыз. Әз генә дә хәлегез начарайганны сизсәгез, табибка барыгыз.


Үгезбозау
Сезнең өчен һәм мәхәббәтегез өчен язмышны хәл итә торган катлаулы чор. Ай тулган көнне сез тормышыгызны баштан аяк үзгәртә алырлык кешене очрата аласыз.  Шуңа күрә бу вакыт аралыгында барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә игътибарлырак булырга киңәш итә йолдызлар.

Игезәкләр
Мәсьәләнең финанс ягы сезне әллә ни борчымый. Сез бары тик эшләргә тиешле бурычларны гына башкарасыз. Шул ук вакытта шуны аңлыйсыз: өлгер булсагыз, акча сезгә ишелеп киләчәк, ә инде оттырсагыз, акча букчасында да, банк счетында да финансларыгыздан баш кагуыгыз бар.

Кысла
Бу атнада йолдызлар сезгә күңел ачу өчен акчагызны артык күп сарыф итмәскә куша. Юкса соңыннан авырга туры киләчәк. Кыен хәлдә калып, башкалардан әҗәткә акча сорап торуыгыз ихтимал. Ә менә финансларны страховкалау, куркынычсызлык максатында куллансагыз, күпкә уңышлырак булачак.


Арыслан
Планеталарның торышы сезгә яшерен борчулар, дулкынланулар алып килергә мөмкин. Һәм сез аларны бик яхшы тоячаксыз. Аеруча да үз сәламәтлегегез турында нык кайгыртуыгыз ихтимал. Үзегезне борчуга салмагыз, барысы да яхшы булачак.


Кыз
Әгәр дә туганнарыгыз белән ниндидер бәхәсле мәсьәлә буенча фикер алышасыгыз килсә, атнаның беренче яртысында сезгә уңыш елмаячак. Ә менә атнаның икенче яртысында шәхси мөнәсәбәләр актив үсеш алачак. Романтик очрашуларга әзер булыгыз.


Үлчәү
Бу вакыт аралыгы шактый киеренке булырга мөмкин. Төрле җәрәхәтләр алу, көтелмәгән хәлсезлек кичерүегез ихтимал. Сәламәтлеккә бәйле булган һәр нәрсәгә аеруча да игътибарлы булыгыз, бу сорауга җитди карагыз. Хәзерге вакытта сезнең өчен бу иң төп мәсьәлә булырга тиеш.


Чаян
Көнләшү, сөйгән ярыгыз белән аерылу, яңа кешене очрату – бу вакыт аралыгында бик күп нәрсәләр булырга мөмкин. Бу шулай ук эшлекле партнерлар белән мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Килешүләрнең бозылуы, сезнең өчен көтелмәгән карарлар кабул ителүе дә бик мөмкин.


Укчы
Сез бик тиз аларда кабул иткән карарыгыз аркасында борчыла аласыз. Адым инде ясалган, кирегә юл юклыгы һәм нәтиҗәсе көтелгән шатлык китермәве турында аңлап алачаксыз. Уйларыгызны тәртипкә китерергә тырышыгыз. Инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Килешергә генә кала.


Кәҗәмөгез
Хәзерге вакытта сезгә бик югарыга менәргә дә, кинәт кенә аска тәгәрәргә дә була. Планеталар торышы шул хакта сөйли. Кызыгырлык тәкъдимнәрдән читтәрәк булыгыз, бары тик үзегезгә генә ышаныгыз. Шунысын онытмагыз: бушай сыр бары тик капкында гына була.


Сукояр
Бу вакыт аралыгында шуны аңлап алачаксыз: чын дуслар һәрвакыт сезнең белән булдылар һәм булачаклар да, алар теләсә кайсы катлаулы ситуациядә сезне ташламыйчаклар.  Сүз уңаеннан, нәкъ шушы кешеләр белән аралашу сезгә бу вакыт аралыгында файдага булачак һәм соңгы арада сезгә үз-үзегезгә ышануны кайтарырга ярдәм итәчәк.


Балык
Бу вакыт аралыгы, алдагысы белән чагыштырганда, сезгә бик күп энергия, көч өстичәк. Организмыгыз яңадан туган кебек булачак. Уңай үзгәрешләр файда гына китерәчәк. Сәяхәткә барыгыз, ял итегез, күбрәк саф һавада булыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев