Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 июнь – Бөтендөнья балык тотучылар көне

Түбән Чыршылы авылында шушы көннәрдә балыкчылар ярышы үтте. Бу әлеге җирлекнең ел саен үткәрелүче бер йоласына әйләнгән. Соң, монда табигате дә бит: урам уртасында күл, балык, таллык, кил, дип үзенә тартып тора. Ярыш, нигездә, мәктәп яшендәге балалар арасында үтә. Тик аларның җитдилек белән, бабалары, әти-әниләре белән килүе - узышка бәйрәм...

Түбән Чыршылы авылында шушы көннәрдә балыкчылар ярышы үтте. Бу әлеге җирлекнең ел саен үткәрелүче бер йоласына әйләнгән.
Соң, монда табигате дә бит: урам уртасында күл, балык, таллык, кил, дип үзенә тартып тора. Ярыш, нигездә, мәктәп яшендәге балалар арасында үтә. Тик аларның җитдилек белән, бабалары, әти-әниләре белән килүе - узышка бәйрәм төсе өсти.
- Күлдә балык бармы соң? - дип сорыйм.
- Бар, бар, нишләп булмасын. Нигездә, кәрәкә (карась) эләгә,- дип тордылар. Тоткан балыкка карап, урыннар да билгеләнә. Быел әнә Әлмәттән әбиләренә кунакка кайткан Азамат исемле малай алтмыштан артык балык тотып беренче урынны алган. Икенчедә - кунак кызы Гөлназ Фарукшина, өченчедә Түбән Чыршылы мәктәбе укучысы Рамазан Хәкимов. Авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина белән ярышның баш судьясы - дүрт дистәгә якын мәктәптә укытып лаеклы ялга чыккан Роза Гыймадиева җиңүчеләргә диплом һәм призлар, барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рыба