Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

28 сентябрь - 4 октябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Тирә-яктагы кешеләр арасында сез бу вакыт аралыгында бик популяр булачаксыз, шуңа да сезне төрле бәйрәм чараларына еш чакырып торачаклар. Әле бер, әле икенче мәҗлестә булуыгыз ихтимал. Күңел ачарга әзер булыгыз. Ләкин тормыш тоташ бәйрәмнән генә тормый, эш турында да онытмагыз.


Үгезбозау
Сезгә тормышыгызда барган үзгәрешләр турында уйланырга кирәк. Кабул итәчәк карарларыгыз сезне яратучы кешеләрегезгә дә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә ашыкмагыз, яхшылап уйлагыз.  Бу атнада финанс кыенлыкларын җинү өчен яхшы мөмкинлекләр ачылачак. Ялларда ремонт, вак-төяк мәшәкатьләрдән баш тартыгыз.

Игезәкләр
Сезнең өчен бик уңышлы вакыт аралыгы. Тормыш сезгә иң якты буяулар белән елмая. Эштә бар да тәртиптә. Якыннарыгызның көтелмәгән, ләкин бик тә кыйммәтле бүләк ясаулары бар. Шушы көннәрнең рәхәтен күрегез.


Кысла
Тулаем алганда сезне уңышлы атна көтә. Ләкин дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә эштә артык активлык күрсәтүегез кирәкми. Кайбер конфликтлы ситуацияләр дә килеп чыгуы бар, шуңа күрә телегезне тыеп тору яхшырак булыр. Гаилә өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итү өчен бик кулай вакыт.


Арыслан
Сез сүз артыннан кесәгә керә торган кеше түгел. Кирәк икән, сезгә һәм якын кешеләрегезгә карата канәгатьсезлек белдерүчеләрне урыннарына утырта алачаксыз. Үз фикерегезне белдерү, аны дәлилләү өчен яхшы вакыт. Шикләнмәгез һәм борчылмагыз, сезнең сүзләргә колак салачаклар.


Кыз
Сез якын кешеләрегез белән, ә алар сезнең белән чиксез горурланалар. Ярату, бер-береңне санлау һәм хөрмәт ике яклап та күренеп тора. Тирә-яктагылар исә гаиләдәге шундый җылы мөнәсәбәтләргә сокланып туймый.  Эштә дә яңа планнар, идеяләр өчен җан атып торачаксыз, аларны уңышлы гына тормышка ашырып булачак.


Үлчәү
Тирә-яктагы кешеләр урынлы һәм урынсыз рәвештә сезгә шикаять белдерә алалар. Ләкин сезнең эчке сиземләвегез аларның кайсы дөрес икәнлеген, ә кайсысына игътибар итәргә кирәкмәгәнлеген аера алачак.  Кайбер вакыйгалар глобаль рәвештә тормышка карашны һәм кайберләре кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итәчәк.


Чаян
Үзегез бик үк ышанып бетмәгән кешеләргә максатларыгыз һәм уңышларыгыз турында сөйләргә ашыкмагыз. Дусларыгыз белән исә ачык булуыгыз кирәк булачак. Сезнең күтәренке рух һәм игелекле эшләрегез тирә-яктагыларга тормышка икенче яктан карарга этәргеч бирәчәк.


Укчы
Бу атнада йолдызлар элеккеге дуслар белән очрашу мөмкинлеге турында сөйли. Алар белән аралашу күзаллауны киңәйтүгә ярдәм итәчәк. Бу вакыт аралыгында сез үзегез белән бер фикердә булган, бер максатка барган кешеләр белән күрешәчәксез. Бу очрашу сездә үз-үзегезгә һәм планнарыгызга ышанычны арттырачак.

Кәҗәмөгез

Бу атнада сезгә максималь рәвештә ачык һәм аралашучан булырга кирәк. Сезне бик күп эшлекле очрашулар көтә. Хәтта вак-төяк нәрсәләрне дә күз уңында тоту мөһим. Максатларыгызга ирешүдә йолдызлар сезгә теләктәшлек белдерә. Бары тик зур тырышлык, эшне җиренә җиткереп башкаруыгыз кирәк.


Сукояр
Эштә күрсәткән тырышлыгыгыз сез көткәнчә бәяләнмәсә дә, сезгә карата булган мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрәчәк. Әкренләп сез абруегыз һәм сезгә карата хөрмәтнең артуына ирешә алачаксыз. Тоткан юнәлешегезне саклагыз һәм уңыш сезне озак көттермәс.


Балык
Йолдызлар сезгә зур уңышлар вәгъдә итә. Хезмәт баскычы буенча югарыга менү ихтималы арта. Бик отышлы тәкъдимнәр килеп ирешүе мөмкин. Ләкин аларның һәркайсын да яхшылап өйрәнегез. Әгәр дә ниндидер зур әйбер сатып алырга планлаштырган булсагыз, ял көннәре моның өчен бик кулай булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев