Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

29 июнь - 5 июль атнасына йолдызнамә

Кучкар. Күпчелек кучкарларга бу атнада үз хокукларын якларга туры киләчәк. Хәлне кискенләштермәскә тырышыгыз. Бигрәк тә сүз карьера һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр турында барганда. Бу арада сез кәеф төшенкелеген тоячаксыз. Үз күңелегезне үзегез күрергә тырышыгыз. Мәсәлән, дуслар белән очрашып аралашу файдага булачак.

 


Үгезбозау.
Йолдызлар сезгә җиң сызганып эшләргә киңәш итә. Финанс ягы тотрыклы булса да, аны арттыруга китерә ала торган тәкъдимнәрдән баш тартмагыз. Ял көннәрен  якын кешеләрегез, дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашуларга, кич утыруларга багышлагыз. Мәшәкатьләрдән арынып, җаныгыз һәм тәнегез белән ял итәрсез.


Игезәкләр.
Кичектергесез рәвештә хәл ителергә тиешле сораулар белән шөгыльләнергә вакыт җитте. Мөһим вакыйгаларны дүшәмбе көненә билгеләү әйбәт булыр. Бу көнне сезгә һичшиксез уныш елмаячак. Буш вакытыгызны тыныч ял, китап уку, кул эшләренә багышлый аласыз.


Кысла.
Бу вакыт аралыгында үз-үзең өстендә эшләү, интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Ә менә ял турында бераз онытырга туры килер. Уңышларыгыз аркасында эштә сез игътибар үзәгендә булачаксыз. Сез моңа лаек та. Өйдә якыннарыгыз белән дустанә мөнәсәбәтләне сакларга тырышыгыз.


Арыслан.
Киләчәккә планнар кору өчен кулай вакыт. Дуслар белән фикер алышу яхшы булыр, алар күптөрле идеяләр белән уртаклашыр. Ә менә көндәлек эшләрдә җитди каршылыклар белән очрашуыгыз ихтимал. Энергиягезне саклабрак эш итәргә тырышыгыз. Ял көннәрегез исә нәтиҗәле узар.


Кыз
Моңарчы бик мөһим булып күренгән сораулар хәзер актуальлеген югалтачак. Хәл алып, соңгы атналарда булган мәшәкатьләрдән ял итәрсез. Тирә-яктагылар сезне яхшы хәбәрләр белән шатлындырып торачак. Бу вакыт аралыгында балалар артыннан аеруча игътибар белән күзәтегез. Юлларда сак булыгыз.

Үлчәү.
Үз өстегездә эшләү  өчен яхшы вакыт. Күптәннән диетага утырырга уйлап йөрсәгез, хәзер башлап карагыз. Сез гаҗәпләнерсез, әмма барысы да килеп чыгачак. Якын арада мөһим эшләр һәм юлга чыгуларны планлаштырмагыз. Вак-төяк мәшәкатьләр белән башыгызны катырмагыз, көн режимын көйләргә тырышыгыз.


Чаян
Үз эшен башлап җибәрергә теләүче чаяннар өчен кулай вакыт аралыгы килеп җитте. Эш урынын алмаштыру яки өстәмә керем чыганакларын эзләү өчен дә уңышлы чор. Ялгыз чаяннарның тормышында күңелле үзгәрешләр көтелә. Гаиләлеләр өчен дә бу көннәр күп сөенечләр китерер.  


Укчы
Бу көннәрдә сезгә эмоцияләрегезне йөгәнләргә туры киләчәк. Мөнәсәбәтләрне ачыклап торганчы юл кую яхшырак булыр. Бу вакытны үткәреп җибәрергә кирәк, аннан соң барысы да яхшы булыр. Ял көннәрендә табигать кочагына чыгып керү сезгә яхшы йогынты ясыйчак.


Кәҗәмөгез.
Бу атнада сез эшегездә дә, хуҗалык мәшәкатьләрендә дә бик күп нәрсәләрне башкарып чыгарга сәләтле. Моннан тыш, аларны гадәттәгедән тизрәк һәм сыйфатлырак итеп тә үти алырсыз. Игътибарны йорт хайваннарына һәм өйне генераль җыештыруга да юнәлтә аласыз. Гаиләдә исә бер-берең белән узышудан, кемнең баш икәнлеген ачыклаудан арынырга кирәк булыр.


Сукояр.
Бу вакыт аралыгында сезнең кул аша узган документларны аеруча игътибар белән укып чыгарга кирәк булыр.  Югыйсә, нәтиҗәсе бер дә куандырмас. Гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Сезнең дә, иптәшегезнең дә юл бирмәве мөмкин. Андый вакытларда проблемалардан качмыйча, аларны уртага салып хәл итү мөһим.


Балык.
Йолдызлар сезгә күбрәк вакытны якыннарыгыз белән үткәрергә киңәш итә. Гаиләдә мөнәсәбәтләр үзара мәхәббәт, ярдәмләшү һәм кайгыртучанлык белән сугарылган булыр. Әгәр дә сезнең белән өлкән яшьтәге туганнар яши икән, игътибарны аларга да юнәлтегез. Нәсел тарихын барлау, уртак аралашу туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев