Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

3 яшьлек малай 21 магнит йоткан...

Баланың эчәкләрендә хәтта тишекләр барлыкка килгән.

 

Мәскәү өлкәсенең Пушкин шәһәрендә әти-әнисе 3 яшьлек малайны озак вакыт дәвамында эче авыртып елаганга дәваханәгә алып килгәннәр. Аның температурасы күтәрелгән һәм балада эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге билгеләре булган. Рентген тикшеренүе эчәклектә металл предмет булуын күрсәткән.

Табиблар хәле начарлана башлаган малайга тиз арада операция ясаган. Иң шаккатырганы шул – алар баланың эчәклегеннән 21 магнит ала. Магнит кисәкләре 9 урында эчәкләрне ябыштырып, эренле ялкынсыну булдырган, хәтта тишекләр барлыкка килгән... Кыскасы, алар сабыйның сәламәтлегенә зур зыян салып өлгергән була инде.

Бәхеткә, операция уңышлы үтә, малай савыгып, дәваханәдән чыккан.

В.Н. Розанов исемендәге дәваханәнең балалар хирургиясе бүлеге мөдире Алексей Громов билгеләвенчә, магнитлар сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Шуңа да бәләкәй балалар үскән өйдә мондый предметларны ераккарак алып куярга кирәк, дип яза Кызыл таң.

 

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/3-yashlek-malay-21-magnit-yotkan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев