Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

30 августта шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәкбез

Лениногорскида шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре үткәреләчәк.

30 августта «Юбилейный» паркында, Ленин урамындагы аллея скверында, «Балерина» фонтанында, Нефтьчеләр монументы янында, Тукай урамындагы аллеядә (Ленинград урамыннан Гагарина урамына кадәр), Түбән күлнең амфитеатрында, Максим Горький исемендәге паркта бәйрәм чаралары узачак.

Шәһәр халкын һәм кунакларны мастер-класс, флешмоб, рәссамнар күргәзмәсе, музыкаль акцияләр, бию батллар көтә.

Бәйрәмгә, шулай ук татар һәм рус эстрадасы артистлары чакырылган.  Алар катнашында искиткеч шоу-программа планлаштырылган.

Кич белән матур фейерверк булачак.

Тулырак программа белән  Лениногорск районының рәсми сайтында һәм, шулай ук, социаль челтәрләрдә таныша аласыз.

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X