Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

31 марттан кешбэк программасы буенча лагерьларга юллама алырга була

2021 елда Россиядә балалар лагерьларына юллама өчен кешбэк программасы бик популяр һәм аңа ихтыяҗ зур булды.

Россия Президенты Владимир Путин аны быел да хуплады һәм ул гамәлгә ашырылуын дәвам итәчәк. ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков шулай дип белдерде.

«Узган ел балалар лагерьларына юллама өчен кешбэк программасына ихтыяҗ зур булды. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2,3 меңнән артык лагерьга гомуми күләме 10 миллиард сумга якын тәшкил иткән юллама сатылды. Шуның 5 миллиард сумга якыны кире кайтты. Татарстанлылар 36 мең юллама өчен 400 миллион сумга якын акчасын кире кайтарды. Программаны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады һәм ул быел да гамәлгә ашырылуын дәвам итәчәк», - дип ачыклык кертте спикер.

Кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар сату 31 мартка каршы төндә башланачак. Ата-аналар юлламаны «МИР» түләү системасы аша юнәтә ала, шуннан соң биш көн эчендә сумманың яртысы (әмма 20 мең сумнан да артык түгел) кире кайтачак. Шул ук вакытта, программа буенча бер балага юлламалар саны чикләнмәгән, күп балалы гаиләләргә исә юллама өчен кешбэк һәр балага аерым бирелә.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев