Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

33 яшьлек лениногорскилы кабат хөкем ителүчеләр эскәмиясендә

Лениногрск суды шушы көннәрдә, үзенең “кыек куллылык” чиреннән арына алмаган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

33 яшьлек лениногорскилыга хөкем ителүчеләр эскәмиясендә утыру беренче тапкыр гына түгел. 2021 елның сентябрендә ул Әлмәт шәһәр суды тарафыннан, шулай ук , караклык өчен хөкем ителгән булган, ул вакытта аңа  6 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әмма яшь кеше төзәлү юлына басарга ашыкмаган...


Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, лениногорскилының октябрьдән- ноябрьгә кадәр,  бер сәүдә челтәренең үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләренә кереп, азык-төлек, спиртлы эчемлекләр, кофе һәм көнкүреш тауарларын урлавы ачыкланган. Урланган әйберләрне ул кесәләренә, куенына яшергән, ә сакчылар һәм сатучылар ягыннан шик тудырмас өчен, вак кына тауарлар өчен кассада түләп чыккан. . Соңрак ачыкланганча, ул кибетләрдән барлыгы 11 мең сумнан артык бәягә  тауар урлаган.


Сәүдә челтәре кибетләрдә ревизия үткәргәндә җитешмәүчелек ачыклаган. Кибетнең барлык  хезмәткәрләре, сатучылар, йөк төяүчеләр һәм сакчылары, күп еллардан бирле эшләүче, абруйлы  кешеләр булганга, мондый кырын эш эшләүдә шик тудырмаган. Ә видеокүзәтү камераларын карау чын каракның  эзенә чыгарга булышкан.


 Шикле ир кеше Лениногорск хокук сакчыларының күзенә берничә тапкыр  чалынган булган инде, шуңа күрә  аның яшәү урынын ачыклау күп вакыт алмаган.  Үз чиратында, карак та тоткарланганда каршылык күрсәтен азапланмаган, әмма үзен бик  тиз ачыклауларына нык гаҗәпләнгән.


 Суд утырышында да гаебен тулысынча таныган, үзенә бирелгән соңгы сүздә, кибетләргә зыянны әлегә кайтара алмауын, чөнки беркайда да эшләмәүен әйткән. Бик тиз арада эш табарга һәм беренче хезмәт хакыннан урланган тауар өчен акчаны кайтарырга вәгъдә иткән.


Суд эшнең барлык шартларын исәпкә алып, хөкем ителүчене реаль иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тарту турында карар чыгарды. Хәзер 1 елга сынау срогы белән хөкем ителгән  лениногорскилы тиз арада эшкә урнашырга һәм матди зыянны капларга, ай саен җинаять-башкарма инспекциясендә билгеләнү үтәргә тиеш.  Шуңа өстәп , төнге уннан соң  үзенең яшәү  урыныннан беркая да чыгып китмәү,  җәмәгать тәртибен бозмау, яшәү урынын үзгәртмәү һәм шәһәрдән беркая да китмәү таләп ителә.


Хөкем ителүче бер ел эчендә ике тапкыр бу таләпләрне бозса, яисә суд карарын бер ай дәвамында үтәмәсә,  бу инде, аңа карата чыгарылган шартлы рәвештә хөкем итү турындагы карарны үзгәртүгә китерә. Җинаять-башкарма инспекциясе судка, шартлы  хөкем ителүне-реаль срокка үзгәртүгә кагылышлы күрсәтмә кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев