Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

46 ел элек югалткан акча янчыгын тапкан

АКча янчыгы подвалда була

Американың Вентура шәһәрендә яшәүче ханымга 46 ел элек кинотеатрда югалткан акча янчыгын китереп биргәннәр. 1975 елда Коллин Дистин (ул чакта аңа 20 яшь булган) кинотеатрда акча янчыгын югалта. Америкалы кошелегын сумкасыннан төшеп клган дип уйлый. Анда 200 долларга чек һәм гаилә фотосурәтләре булган.

Икенче көнне Дистин кинотеатрга шалтырата, әмма аңа кошелекны китереп бирүче булмады, әгәр табылса, шалтыратырбыз, дип ышандыралар. Кошелек табыла-табылуын. Быел май ахырында...

2021 елның 25 маенда Том Стивенс исемле эшче акча янчыгын кинотеатр реконструкциясе вакытында подвалдан табып ала. Кәнфит кәгазьләре, билет ертыклары һәм газировкалы эчемлекләрдән калган калай банкалар арасында яткан ул.

Стивенс акча янчыгы хуҗасын андагы мәгълүматка таянып табарга тырышкан. Анда иске фотосурәтләр, Grateful Dead рок-төркеменең 1973 елгы концертына сатып алынган билет, Дистин исеменә водитель таныклыгы булган. Стивенсның начальнигы табылдык хакындагы мәгълүматны Facebook-та урнаштырырга тәкъдим итә. Кулланучылар ул язмага бик күп комментарийлар язалар һәм меңнән артык тапкыр постны дуслары белән уртаклаша. Шул рәвешле табылдык хакындагы хәбәр берничә сәгать эчендә Дистинг барып ирешә.

Узган атна ахырында америкалы ханым кошелегын барып ала. Дистин әйтүенчә, кошелегы эчендәге әйберләр аның өчен вакыт капсуласын хәтерләтә. Анда шигырьләр, запискалар, мәктәп дуслары фотосурәтләре һәм мәрхүм әнисенең фотосы булган.

Чыганак: Lenta.ru 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА

Өмет

 https://matbugat.ru/news/?id=33311

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев