Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

7 сентябрь - 13 сентябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Нәрсә белән бәйле булсалар да, низаглардан һәм бәхәсләрдән читтәрәк булырга тырышыгыз. Бәлки сезгә хезмәттәшләрегезнең канәгатьсезлеге һәм җитәкчелекнең җитди дәгъвасы белән очрашырга туры килер. Үз-үзегезне аклаудан һәм каршы торудан мәгънә юк. Тиздән барысына да ачыклык керәчәк һәм гаделлек җиңеп чыгачак.


Үгезбозау
Эштә килеп чыккан мәшәкатьләрдән читтә калып яки шәхси мәсьәләләрдә дәшми торып булмый. Хәлләр ничек кенә барса да, үз позициягездә нык торыгыз, үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртыгыз. Бу вакыт аралыгында чыгымнарыгыз артыннан күзәтегез, тик ташламалы товарлар алырга ашыкмагыз.


Игезәкләр
Нинди дә булса җитди эшләр башлауны 9 сентябрьгә кадәр калдырып тору хәерлерәк булыр. Аңа кадәр актив эшчәнлектән баш тартып торырга кирәк, мөмкин булганча кешеләр белән азрак аралашыгыз һәм конфликтка керергә тырышмагыз.   


Кысла
Үз-үзегезне ничек хис итүгә игътибар бирегез. Салкын тию яки җиңелчә хәлсезләнүнең беренче билгеләрен сизсәгез, кичектерми чарасын күрегез. Өйдәге вазыйфаларның бер өлешен башкалар белән бүлешегез. Артык талчыгу сезнең сәламәтлеккә начар йогынты ясыйчак.


Арыслан
Бу арада сезнең игътибар акча һәм мәхәббәткә юнәлтелгән булачак. Беренчесендә дә, икенчесендә дә уңыш елмаю мөмкинлеге зур. Моның өчен бары тик ике генә шартны үтәү зарур: җитди экономия режимын саклагыз һәм тирә-яктагы кешеләргә үз-үзләре булып калырга рөхсәт итегез.


Кыз
Энергиягез ташып тора, кәефләр күтәренке, физик халәтегез яхшы. Шуңа да кармастан, сүзләрегездә, уйларыгызда һәм кылган гамәлләрегездә бераз саграк булыгыз. Үз көчегезне һәм мөмкинлекләрегезне артык бәяләмәс өчен, планнарыгызны алдан ук яхшылап уйлагыз.  


Үлчәү
Хисләр һәм мәхәббәт кичерешләренең тоткынына эләгү куркынычы бар. Үзегезне кулда тотыгыз һәм башыгызны югалтмаска тырышыгыз. Бар игътибарны эшкә юнәлтергә кирәк, чөнки аны сездән башка беркем дә башкарып чыга алмый.


Чаян
Гадәтләнгән яшәү тәртибен ерак туганнар белән бәйле көтелмәгән хәлләр боза алачак.  Моннан тыш электр приборларын кулланганда һәм машина йөрткәндә аеруча саклык күрсәтергә кирәк булыр. Сезнең  уйламыйча эшләгән гамәлләрегездән башкалар зыян күрергә мөмкин.


Укчы
Үзегезне хәрби һөнәри формага китерегез. Бик күп эшлекле очрашулар көтә, алар сезнең карьерагызга уңай тәэсир итәчәк. Үзегезгә һәм башкаларга карата таләпчән булыгыз, үз хаклыгыгызда шикләнмәгез. Теләсә каййсы ситуациядә тәвәккәл булыгыз, тик закон кысаларында гына эш итегез.


Кәҗәмөгез
Яхшы гына акча эшләргә вакыт җитте. Ләкин кызыктыра торган тәкъдимнәрдән баш тарту әйбәтрәк булыр. Бары тик җентекләп тикшерелгән эшләрдә генә акча уңышы елмаячак. Әгәр нәрсә дә булса сезнеңчә бармый икән, бирешмәгез. Тырышлыгыгыз тиешенчә бүләкләнәчәк.


Сукояр
Финанс эшләренә игътибар итегез. Бәлки гаилә бюджетын яңадан карарга һәм күңел ачуларга киткән чыгымнарны чикләргә туры килер. Эштә болытларның берникадәр куеруы мөмкин. Соңга калмаска тырышыгыз, үзегезнең турыдан-туры бурычларыгыздан качмагыз.


Балык
Энергиягез бик аз, эмоциональ-психик халәтегез дә югары дәрәҗәдә түгел.  Шуңа күрә зур һәм мөһим эшләрне планлаштырмагыз. Җитди тырышлык таләп итмәгән эшләр белән генә шөгыльләнегез. Ял алсагыз яки бер-ике көнгә булса да мәшәкатьләрдән арынып торсагыз тагы да яхшырак булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев