Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8-17 яшьлек балаларга яңа пособие турында җиде төп сорау

1 майда Татарстанда 8-17 яшьлек балаларга яңа айлык түләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Татарстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре белән берлектә аңа бәйле сорауларга җавап бирәбез.

1. Кемнәргә бирелә?

Айлык пособие баланың ата-анасының берсенә бирелә. Моның шартлары түбәндәгечә, аларның һәркайсы үтәлергә тиеш.
- Ата-ана һәм бала — Русия гражданнары һәм даими рәвештә Башкортстан территориясендә яшиләр.
- Балага әле 17 яшь тулмаган.
- Гаиләнең даими рәсми кереме бар, әмма аның күләме яшәү минимумыннан азрак.
- Гаилә исәбендә бер фатир, бер машинадан күбрәк милек теркәлмәгән.
Алдан исәпләүләр буенча, бу критерийларга республика төбәкләреннән 175 меңнән артык гаилә туры килә.

2. Күләме нинди?

Түләүнең база күләме — һәр балага 5339,5 сум. Бу — төбәктәге яшәү минимумының яртысы. Әгәр дә бу акчаны кертеп тә гаиләнең кереме яшәү минимумына кадәр җитмәсә, түләү 8009,25 сумга кадәр артачак (минимумның 75 проценты). Инде бу очракта да керем яшәү минимумына җитмәсә, 10 679 сум түләячәкләр.
Мәсәлән, Хөсәеновлар гаиләсендә мәктәп яшендәге ике һәм 17 яшьлек бер бала тәрбияләнә. Аларның гомум кереме аена 30 мең сум. Аларга нинди пособие тиеш?
Керем + ике база пособиесе — бу бөтен гаиләгә аена 40 679 сум яки һәр кешегә 8135,8әр сум. Азрак! Димәк, пособие 2нче вариант буенча исәпләнә. Бу очракта гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем 9203,7 сум чыга. Бу да нормадан азрак. Димәк, гаилә 21 258 сум алачак — һәр балага 10 679 сум.

3. Керемнәр буенча таләпләр

Гаиләнең гомум кереме түбәндәгечә исәпләнә: гариза биргән айдан дүрт ай кичектерелә, һәм аңа кадәр булган бер елдагы керемнәр алына. Мәсәлән, сез 2022 елның 1 маенда гариза бирдегез. Димәк, сезнең 2021 елның гыйнварыннан алып 2021 елның декабренә кадәр булган чордагы керемнәрегезне исәпләячәкләр. Бу вакыт эчендә гаиләнең балигъ булган барлык әгъзалары да рәсми керем, ягъни хезмәт хакы, бизнестан табыш, пенсия, стипендия һ.б. алырга тиеш. Бу таләпләрдән чыгармалар да бар:
- Ата яки ана баланы ялгыз тәрбияли;
- Мөрәҗәгать итүченең гаиләсе күп балалы;
Шулай ук, әгәр гаилә әгъзасы:
- мәшгульлек хезмәтендә теркәлсә һәм эш эзләсә (тик алты айдан да күбрәк вакыт түгел),
- өч яшькә кадәр бала тәрбияләсә,
- инвалидны яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны караса,
- 23 яшькә кадәр булса, югары уку йортында яки колледжда укыса һәм стипендия алмаса,
- өч айдан артык (өзлексез) авырса һәм эшли алмаса,
- армиядә хезмәт итсә һәм демобилизациядән соң, күп дигәндә өч ай эшләмәсә,
- колониядә җәза срогы үтсә һәм иреккә чыкканнан соң, күп дигәндә, өч ай эшләмәсә,
- гариза биргән көнгә 12 атнадан артык йөклелеге яки исәп-хисап чорында алты ай һәм аннан да күбрәк срогы булса.

4. Күчемсез милеккә кагылышлылары

Пособие исәпләгәндә гаиләнең керемнәре генә түгел, аның милке дә исәпкә алына. Бу законнардагы “лазейка”ны ябу өчен кирәк. Югыйсә, гаилә кәгазьләр буенча ярлы күренеп тә, яңа “Мерседес”та йөрергә, андагы һәр баланың зур фатиры булырга мөмкин.
Түбәндәге очракларда күчемсез милек исәпкә алынмаячак:
- аны сез социаль ярдәм чарасы буларак алганда;
- әгәр фатирга һәм дачага арест салынган, ә машина, өстәвенә, эзләүдә дә булса.
Әгәр гаилә күп балалы булса яки анда инвалид кеше яшәсә, ул ике машинага яки мотоциклга ия булырга мөмкин.

5. Гаризаны ничек тапшырырга?

Иң тиз һәм ышанычлы ысул – “Дәүләт хезмәтләре” аша. Анда инде әзер һәм максималь гадиләштерелгән форма бар. Күпчелек документларны китерергә кирәкмәячәк — чиновниклар аларны коллегаларыннан үзләре соратып ала. Шулай ук документларны сезнең өчен уңайлы булган теләсә кайсы Күпфункцияле үзәк бүлекчәсендә һәм Русиянең Пенсия фонды бүлекчәсендә тапшырырга мөмкин.

6. Кирәкле документлар

Бердәм исемлек юк, барысы да тәгаен хәл-шартларга бәйле. Мәсәлән, гаиләдә студент бар икән, ул чакта аның стипендиясе турында белешмә, әгәр кемдер авырый икән, дәваханәдән өземтә кирәк булачак. Шуңа күрә алдан Бердәм элемтә-үзәк номеры буенча шалтыратып, консультация алырга киңәш итәбез.

7. Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Бердәм элемтә үзәге телефоны: 8-800-6-000-000.

Моны белү мөһим!

- Акчаны апрель аена да бүлделәр! Шуңа күрә, әгәр балагызга 2022 елның 1 апреленә сигез яшьтән күбрәк, 17 яшьтән азрак булса, май аенда сез пособиене берьюлы ике ай өчен алачаксыз!
- Түләүләр балага сигез яшь тулган айда башлана һәм унҗиде яшь тулган айда тәмамлана. Ләкин сез 2022 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать иткән очракта гына. Ягъни, июнь аенда гариза тутырып, өч ай өчен пособие алырга мөмкин, әмма, әгәр гаризаны 2 октябрьдә бирәсез икән, акчаны октябрь өчен генә алачаксыз.
- Исәп-хисап айлап ясала. Сез тулы сумманы нинди көнне гариза тапшыруга һәм балагызның туган көне кайчан булуга карамастан алачаксыз.
- Былтыр властьлар 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балаларны ялгыз тәрбияләүче әниләр һәм әтиләр өчен айлык пособие булдырды, аның күләме 5339,5 сум.
Бер үк вакытта ике пособие бирелми, шуңа күрә яңасын юллап гариза тапшырыгыз: әгәр гаилә бөтен критерийлар буенча да узса, 8009,25 яки 10 679 сум акча алачаксыз.
- Быел гаилә керемен исәпләгәндә, 1 марттан эшен югалткан һәм мәшгульлек хезмәтенә исәпкә баскан кешеләрнең керемнәре исәпкә алынмый. Бу очракта пособие ярты елга билгеләнә.

Автор:Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/social/2022-05-16/8-17-yashlek-balalarga-ya-a-posobie-turynda-ide-t-p-sorau-2805110

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X