Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9 – 15 мартка йолдызнамә

Кучкар (21.03-20.04)лар, сезгә бу атнада күбрәк ял итәргә кушыла. Берәр эш башлар алдыннан яхшылап ял итегез, шуннан соң гына тотыныгыз. Җитәкчегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Беренче урында эшкә кагылышлы проблемалар булу сәбәпле, шәхси тормышыгызга вакытыгыз җитмәс. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сез бергә эшләгән хезмәттәшләрегезгә ярарга тырышырсыз һәм шул ук вакытта уңышка да ирешерсез....

Кучкар (21.03-20.04)лар, сезгә бу атнада күбрәк ял итәргә кушыла. Берәр эш башлар алдыннан яхшылап ял итегез, шуннан соң гына тотыныгыз. Җитәкчегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Беренче урында эшкә кагылышлы проблемалар булу сәбәпле, шәхси тормышыгызга вакытыгыз җитмәс.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сез бергә эшләгән хезмәттәшләрегезгә ярарга тырышырсыз һәм шул ук вакытта уңышка да ирешерсез. Зур план корып җитәкчегез белән уртаклашырга ашыкмагыз, сезне баш итеп куймаячаклар. Сөйгәнегез сездән нәрсә өмет итә, шуны ачыклагыз.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сез кешеләрне белеп бетермәвегезне аңларсыз. Бу сезнең өчен дәрес булыр. тирә-яктагылар турында нәрсә уйлаганыгызны әйтергә ашыкмагыз, чөнки үзегез турында начар сүзләр ишетүегез ихтимал. Сөйгәнегез сезне ничек бар, шул килеш ярата.
Кысла (22.06-22.07)лар, авыр хәлдә калгансыз икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Чөнки янәшәгездә ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр бар. шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегез хата кылган икән, аны гафу итегез һәм икенче тапкыр мөмкинлек бирегез.
Арыслан (23.07-22.08)нар, карьерада зур уңышларга ирешәм һәм күбрәк акча эшлим дип артыгын кыланмагыз. Күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Бу атнада яңа эш башларга киңәш ителми. Мәхәббәт хисләре белән уйнамагыз, аерылышуга китерүе ихтимал.
Кыз (23.08-22.09)лар, шәхси тормышыгызда да, эштә дә бар да яхшы булыр. Эш мәсьәләсендә күп нәрсәләргә өйрәнергә туры килер. Шуңа күрә, бүгеннән белемнәрне ныгытырга керешегез. Туганнарыгызга вәгъдә биргәнсез икән, аны үтәргә кирәк.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, озак уйлап тормагыз, югыйсә сезнең урынны тартып алулары ихтимал. Сезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булмаган хезмәткәрләрдән читтә йөрегез. Сайланудан туктагыз, ниһаять, гомерлек ярны сайларга вакыт җитте.
Чаян (24.10-22.11)нар, чит кеше хата кылса, якламагыз да, кысылмагыз да, сабыр булырга кирәк. Булдыра алмаган эшкә тотынмагыз. Яраткан кешегезгә ярату-яратмау турында сораулар биреп йөдәтмәгез, ул һәрвакыт сезнең янәшәдә, ул ярдәмче дә, ныклы терәк тә.
Укчы (23.11-21.12)лар, бу атнада сезнең өчен иң мөһим нәрсә - сәламәтлек. Табибка барып күренүдән баш тартмагыз. Эшегездә бар да яхшы булыр. эшсезлектән интегеп утырырга вакытыгыз булмас. Сөйгәнегез белән берәр кая сәяхәт кылып кайту комачау итмәс.
Кәҗәмөгез(22.12-18.01)ләр, белем дәрәҗәгезне тикшерү өчен сынау бирелер. Эшләрегезне тырышлык белән башкарыгыз. Яраткан кешегезгә һәрвакыт мәхәббәтегезне исбатлап торыгыз. Сүз белән генә түгел, ә эш-гамәлләр белән.
Сукояр (19.01-18.02)лар, проблемалар хәл ителсен өчен физик яктан да, акыл белән дә эш итәргә кирәк. Эшегезне җиренә җиткереп башкарыгыз. Мактарлык булсын. Сөйгәнегездән артык игътибар таләп итү кирәкмәс.
Балык (19.02-20.03)лар, сезгә җитмәсә дә җитмәс икән. Нәфесегез арта бара, шуңа проблемалар да барлыкка килә. Җитәкчегез ашыгып эшләүне өнәмәс. Якын кешегез аптырашта, игътибарыгызны ныграк ничек итеп җәлеп итәргә белми ул. Аның сезне ничек яратуын күрә белергә өйрәнерсезме инде сез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп