Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9 – 15 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен атна уңышлы булыр. Яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, аларны кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз. Әгәр дә яңа танышу-очрашулар булса, яңа танышыгызга бик үк ышанып бетмәгез, аның нинди кеше булуын белер өчен вакыт кирәк. Ял көннәрен дуслар белән очрашып үткәрерсез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада сезнең өчен мөһим вакыйгалар булыр. Аларның алдагы...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен атна уңышлы булыр. Яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, аларны кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз. Әгәр дә яңа танышу-очрашулар булса, яңа танышыгызга бик үк ышанып бетмәгез, аның нинди кеше булуын белер өчен вакыт кирәк. Ял көннәрен дуслар белән очрашып үткәрерсез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада сезнең өчен мөһим вакыйгалар булыр. Аларның алдагы тормышыгызга йогынтысы булмыйча калмас. Бизнес белән шөгыльләнү өчен уңышлы атна. Бу атнада күп план кормагыз, барысын да чынга ашырып булмаячак. Шәхси тормышыгызда беренче адым ясарга курыкмагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атна шәхси тормышыгызны җайлар өчен уңышлы. Хатын-кызлар ир-атларның игътибарын җәлеп итәр. Яңа танышулар да булмыйча калмас. Бу атнада бөтен эшне дә тәмамларга дисез икән, "Алга!". Якын туганнарыгыз белән дустанә мөнәсәбәттә булу сорала.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар атна башыннан бик актив булыр. Максатыгызга ирешкәндә дөрес юл сайларга тырышыгыз, бу сезгә уңыш китерәчәк. Шәхси тормышыгыз турында да онытып җибәрмәгез. Яраткан кешегезгә булган хисләрегезне һәрвакыт исбатлап торыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның шәхси тормышында үзгәрешләр булырга мөмкин. Кемнәр әле очрашып кына йөри, мөнәсәбәтләренә игътибар итсен, бәлки сезгә хисләрегезне тикшереп карау өчен бераз вакыт күрешмичә торыргадыр. Финанс өлкәсендә керем булыр, чамалап туздырыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атна белемегезне арттыру өчен уңышлы. Проблемаларыгыз барлыкка килсә, ышанычыгызны аклаган кешегә генә сөйләгез. Финанс өлкәсендә керем булуы ихтимал. Башлаган эшегезне тәмамларсыз, максатыгызга ирешерсез, тырышлыгыгыз читтә калмаячак.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрне, бу атнада вак-төяк мәшәкатьләр көтә. Эшегездә яңа килешү төзү өчен уңышлы танышу булыр. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булмас. Олы яшьтәге туганнарыгызга карата игътибарлы булу сорала. Берәрсе бурычка сорап мөрәҗәгать итсә, бирмәвегез хәерле.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, гаилә һәм шәхси тормыш мәшәкатьләрен хәл итәр өчен атна уңышлы. Бу атнада вакытыгызның күп өлешен якын кешегезгә һәм туганнарыгызга багышласагыз кулайрак. Ялгызларга романтик очрашу вәгъдә ителә. Алдашу һәм алданудан сак булыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, атна башыннан кәефегез булмау сәбәпле, тормышка карашыгыз үзгәрер. Шулай да, йолдызлар тирә-юньгә игътибар итәргә һәм тормышыгызның алай ук начар түгеллегенә инанырга куша. Атнаның икенче яртысында сезне яңа идеяләр биләп алыр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, эшләрне төпле акыл белән башкарганда гына уңышка ирешеп була. Бу өлкәдә шикле уйларыгыз туса, ышанычлы кешегә мөрәҗәгать итү комачауламас. Шулай ук, хезмәттәшләр белән киңәшләшеп эшләү дә уңышлы. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бу атнада йолдызлар шәхси тормышыгызны җайларга куша. Буласы вакыйгалар да шактый. Яраткан кешегез бар икән, читтән бәхет эзләп йөрү килешеп бетмәс, янәшәгездә булган кешенең кадерен белегез. Эшегездә алга китеш сизелмәячәк. Сәламәтлегегезне кайгыртырга туры килер.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, тирә-яктагы­ларның игътибарын җәлеп итәргә теләрсез. Чит кешеләрнең киңәшен үз файдагызга куллансагыз да, уңыш озакка бармаячак. Шәхси тормышыгызга килгәндә, киңәш шул: яраткан кешегезгә сезнең игътибар җитми, аны югалту ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп гороскоп с 9 по 15 ноября 2015