Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

90 яшьлек Тәслия әби туган көнендә өендә сайлады

Бүген тыл хезмәтчәне Тәслия Вафа кызы Шакирҗановага 90 яшь тулды. Юбилее мөһим вакыйга – Татарстан Президенты сайлаулары белән бер көнне туры килде.


Тәслия Шакирҗанова Зәй-Каратайда туып үскән, сугыштан соңгы елларда колхозда счетовод булып эшләгән. Аннан озак еллар үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт иткән.

Бүген юбилее көнендә туганнары һәм якыннарыннан котлаулар алды, шулай ук шәһәр  башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аны котлады, Россия Президенты В. Путинның котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк букеты тапшырды.

Олы яшьтә булса да, Тәслия әби гражданлык позициясен күрсәтте, сайлаулардан читтә калмады, ул өйдә сайлау хокукыннан файдаланды.

-    Татарстаныбызда уза торган сәяси вакыйгаларны калдырганым юк, - ди Тәслия әби.

Өйдә шулай ук сайлаулар бар яклап та имин шартларда уза. Тиешле сәгатендә сайлау комиссиясе вәкилләре күчмә тартма һәм персональ бюллетень белән сайлатырга киләләр. Сайлаучыга шәхси саклану чаралары салынган пакет тапшырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X