Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре автомобильләрне газ-мотор ягулыгына күчерә

Ягулык сыйфатында компримацияләнгән газны куллану агрофирмаларга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре техниканы газ-мотор ягулыгына күчерә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шимбә көнне Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Республиканың авыл хуҗалыгына инвестицияләр турында сөйләгәндә, министр газ – мотор ягулыгын куллану - авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең чыгымнарын оптимизацияләү һәм акча кертүнең файдалы юлларының берсе, диде. ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 февралендәге 90 номерлы карары нигезендә техниканы газ-мотор ягулыгына күчерүгә яңадан җиһазлау бәясе 30 процентка кадәр субсидияләнә.

«Агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан 491 автомобиль компримацияләнгән табигый газда кулланыла», – дип ачыклык кертте Марат Җәббаров. Шуларның унөче быел сатып алынган, 140 машина яңадан җиһазландырылган.

Профильле министрлык мәгълүматларына караганда, хәзер «Майский» теплица комбинатында – 42, «Ак Барс «МТК» ҖЧҖдә - 16, «Чаллы – Бройлер» ҖЧҖдә - 64, «Чаллы икмәге» АҖдә – 101, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә 81 автомобиль файдаланыла.

«Чаллы икмәге» компаниясе газ ягулыгын 2015 елдан куллана башлады, бүгенге көндә аның автопаркының яртысыннан артыгы метанда эшләүче машиналардан тора. Транспорт чараларын компримацияләнгән газны куллану өчен яңадан җиһазлау предприятиегә быел ягулыкка чыгымнарны 6 млн сумга киметергә мөмкинлек бирде, дип нәтиҗә ясады Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев