Казанның «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогының ярымфинал сериясендәге дүртенче матчта Магнитогорскның «Металлург» клубын җиңде.
«Татнефть Арена» бозында узган очрашу 4:1 исәбе белән хуҗалар файдасына тәмамланды.
Өченче матчтагы уңыштан соң «Ак Барс» тренерлар штабы составка үзгәрешләр кертеп тормады.
Шулай итеп, «Ак Барс» сериядә 3–1 исәбе белән алга чыкты. Киләсе, бишенче матч 3 майда Магнитогорскта узачак, уен 14:00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев