Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ак халатлы, ак күңелле, авыруларга шатлык, матурлык өләшүче ул

Теш сызлавы бигрәк ачы, Шулчак ярдәмгә килә теш врачы.


 

Утыз елга якын эш стажы туплаган, үз эшенең остасы Әнисә Әкрәм кызы Шәрифуллина Лениногорск шәһәренең теш клиникасында хезмәт куя.

1970 елда ямьле җәй уртасында Түбән Чыршылы авылында дөньга килә ул. Гаиләдә төпчек кыз бала. Әтисе Әкрәм абый бик булдыклы, акыллы кеше иде, динебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп яшәде. Авылыбызда яңа мәчет төзүдә актив катнашып, эшне башлап йөрүче булды. Бүгенге көндә Аллаһ йорты аның исемен йөртә.

Әнисәнең әнисе - Зоя апа  гади, уңган, эш сөючән, ачык йөзле ханым. Хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә яши.  “Кая гына, балалар, эшләсәгез дә, кем генә булсагыз да, эшегезне җиренә җиткереп, намус белән башкарыгыз. Шәфкатьле, миһербанлы булыгыз”,  дип өйрәтеп үстерделәр алар балаларын.

Әнисә Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлагач, Казанга медицина колледжына юл тота. Өч ел сизелми дә үтеп китә, менә ул теш табибы белгече.

Хезмәтенең иң катлаулы, җаваплы, четерекле икәне дә куркытмый аны. Ул барын белергә тырыша.
Лениногорск стоматология  хастаханәсендә аңа тәҗрибәле врачлар ярдәмгә килә. Остазлары – А.А. Вәлиев, Т.А. Махмутова, С.Х. Хазиев –  бу эшнең нечкәлекләренә төшендерәләр. “Кешенең тешләрен саклап калырга тырышырга кирәк, чәч үсә, ә тешне югалтсан, ул инде үсми,  дип өйрәттеләр мине алар”, дип искә ала Әнисә остазларын. Бу өлкән абый-апаларына Әнисә әле дә рәхмәтле, алар турында җылы сүзләр белән озак итеп сөйли ала.

Ел артыннан  ел уза, осталык, тәҗрибә арта, чит шәһәрләргә китмичә, үзенең туган шәһәрендә хезмәт куя ул. Бүген инде Әнисә Әкрәмовна үзе яшь буынны тәрбияли, эшкә өйрәтә, саллы киңәшләрен бирә.

 

Энҗе Шәрифуллина,
Түбән Чыршылы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев