Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акча күчергәндә нәрсә язарга ярамый?

Акча күчерү очракларында мошенниклык билгеләре яисә оешма акчасын “урау юллар” аша башка исәп-хисап счетына күчерергә ниятләү билгеләре булганда, система автомат рәвештә операцияне кире кагып, картаны гамәлдән чыгарачак.

Шулай ук, экстремизм, террорчылык билгеләре булган оешмаларга акча юллау очрагы булганда да картаны блокка куячаклар. Ул оешмаларның “кара” исемлеге банк системасында саклана икән. 

Әгәр дә картага төрле кешеләрдән даими рәвештә күп акча күчерелсә; карта хуҗасы моңа кадәр башкармаган операцияләр башкарса да (мисалга, зур сумма күчерсә) карта функциясен үтәүдән туктарга мөмкин. Шулай ук белгечләр, шаярып кына да, СМС-хәбәрдә наркотиклар, ришвәтчелек, экстремизм, корал бәйле һәм шуңа охшаш башка сүзләр кулланмаска киңәш итә. 

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев