Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акчадагы коронавирустан ничек котылырга икәнлеген өйрәттеләр

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы кәгазь һәм тимер акчада күпмедер вакыт сакланырга мөмкин, әмма аны йогышсызландыруы бик җиңел. Бонистлар берлеге эксперты Роман Леонов шулай дип белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

 

Леонов билгеләп үткәнчә, акчага сәнәгать масштабларында дезинфекция ясыйлар. «Белүемчә, Кытайда юаньне үзләрендәге Үзәк банкның ниндидер базаларында зарарсызландыралар. Бездә дә нәкъ шуның белән шөгыльләнәләр», - дип ачыклык кертте ул.

Белгеч сүзләренчә, купюралар 25 көн тирәсе саклагычта ята. Вирусологларның мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә коронавирус һәлак була.

Акчаны өй шартларында зарарсызландыру өчен медицина спирты, пульверизатор һәм вакыт кирәк. «Әгәр кеше чир йоктырудан курка икән, ул акчага спирт сиптерә ала. Спирт кипкәнче, акча ун минут ятарга тиеш. Шулай эшләсәң, аларда бернинди микроб, бактерия һәм вирус та калмаячак», - дип киңәш итте Бонистлар берлеге эксперты.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев