Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада шәхси йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын һәлак булган

Өлкән яшьтәге ир белән хатын шәхси йортта чыккан янгын корбаны булганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

 

Бүген төнге икенче яртыда 112 бердәм номерына республиканың Алабуга районы Иске Юраш авылында шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килде.

Янгын иртәнге сәгать дүрткә сүндерелә. 5.00 сәгатьтә янган йорттан һәлак булган кешенең мәете табыла. Ике сәгатьтән соң тагын бер янгын корбанының мәете табыла.

Соңрак ачыкланганча, янгында 86 яшьлек ир-ат һәм 89 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләренә билгеләргә кирәк булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев