Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын, көмеш булгач, бронза да булсын!

Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче үсмерләр республика ярышларыннан медальләрнең тулы җыелмасын алып кайттылар.

Яр Чаллы шәһәрендә, 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек–рим көрәше  буенча Татарстан Беренчелеге узды. Ярышларда  республиканың 13 шәһәреннән 196 көрәшче катнашты.

Лениногорскиның яшь көрәшчесе  Альберт  Мингаҗев, 75 килограмга кадәр авырлык категориясендә – алтын медаль алуга иреште.  

62 килограммга кадәр авырлык категориясендә  көрәшкән  Арслан Яфасов көмеш медальгә ия булды.

Безнең көрәшчеләр медальләрең тулы комплекты булсын өчен, бронзаны да калдырмаска булдылар. 68 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында көрәшкән Илназ Сәлахов республика ярышларының өченче дәрәҗә медаленә лаек булды.

Көрәшчеләрне һәм аларның тренерлары Руслан Лущиков һәм Владимир Майоровны зур уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт спорт лениногорск