Адвокат ачыклык кертә
Җәмәгать урыннарында сүгенгән өчен гражданнарны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.
«Җәмәгать урынында сүгенүне вак хулиганлык дип бәяләячәкләр. Бу очракта хокук бозучыны 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук искәрткәнчә, мондый хокук бозу өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсендә каралган.
Нет комментариев