Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр гариза буенча озайтыла

Әлеге түләүне республиканың 1,8 мең гаиләсе ала

2022 елда билгеләнгән түләүләрнең күләме 10 433 сумга тигез. Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр гариза буенча озайтыла. Аны Россия Пенсия фонды сайтының шәхси кабинеты, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә һәм күп функцияле үзәккә шәхсән үзең килеп тапшырырга мөмкин.

«Ана капиталыннан айлык түләүләр 2018 елның гыйнварыннан икенче баласы туган гаиләләргә бирелә. Аларның уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның икегә тапкырланган яшәү минимумыннан (ул Татарстанда 23 448 сум күләмендә билгеләнгән) артып китмәскә тиеш. 2021 елда билгеләнгән айлык түләүнең күләме 9 713 сум тәшкил итә. 2022 елда билгеләнгән түләүләрнең күләме 10 433 сумга тигез», — диелә хәбәрдә.

Әлеге түләүне республиканың 1,8 мең гаиләсе ала. Аны гаиләләр икенче балага өч яшь тулганчы алу хокукына ия. Шул ук вакытта, һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яки ике яшь тулгач, сертификат иясенә гаиләнең әлеге түләүгә хокукы булуын раслау өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күпчелек гаиләләргә моннан соң үз керемнәрен расларга туры килмәячәк, чөнки Пенсия фонды бу мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. 

«Татар-информ»

http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/ana-kapitaly-akchalarynnan-aylyk-tllr-gariza-buencha-ozaytyla

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы маткапитал маткапитал в 2022 гоҗду

2
X