Россия Президенты Владимир Путин шәхси эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренә түләү өчен ана капиталы акчаларын файдаланырга мөмкинлек бирә торган законны имзалады
. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин элегрәк белдергәнчә, бу мәктәпкәчә белем бирүнең үтемлелеген арттырырга ярдәм итәчәк, чөнки ата-аналар ана капиталын белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган шәхси балалар бакчаларына түләүгә тота алачак.
Шунысын да искәртик: ана капиталы буенча түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнде. Хәзер аның күләме беренче балага – 524,5 мең, икенчесенә 693,1 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаны шулай ук торак шартларын яхшыртуга, инвалид балаларны социаль тернәкләндерү чыгымнарына түләргә, хатын-кыз пенсиясенең тупланма өлешенә яки 3 яшькә кадәрге икенче баланың айлык түләүләренә юнәлтергә мөмкин.
https://photo.tatar-inform.ru/
Нет комментариев