Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый, диде Рөстәм Миңнеханов

Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» җәмгыятендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Рөстәм Миңнеханов дезинфикцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен предприятиедә булды. «Аромат» җәмгыяте промышленность һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев