Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Апагыз үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле..."

Шушы көннәрдә генә шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә бер-бер артлы өч хатын-кыз мошенниклык турында хәбәр иткән.

Аларның икесе  шикле кешеләр белән аралашуларын үз вакытында аңлап өлгергән, ә менә өченче очракта зыян күрүче ханым шактый гына акчасын югалткан.

Лениногорскида  яшәүче 35 яшьлек хатын-кызның өй телефонына төн уртасында  шалтыратканнар. Шалтыратучы  үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган һәм  апагыз үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип табылды, бу мәсьәләне «хәл итү» өчен акча кирәк дип хәбәр иткән.  Лениногорскилы ханым  югалып калмаган ,сөйләшүне өзеп  тиз генә апасына шалтыраткан,  апасы аңа барысы да тәртиптә булуын әйткән.

Әлеге очрактан бер генә көн соңлабрак, билгесез затлар 81 яшьлек ханымнан,”бәлага юлыккан  кызын  коткару” өчен 200 мең сум сораганнар, әмма эшләре барып чыкмаган – пенсионер ханымның кыз баласы бөтенләй булмаган,  ул үзенең караклар белән аралашуын аңлап, сөйләшүне өзгән.

Шундый ук хәл 62 яшьлек хатын белән дә кабатланган, бу  юлы мошенниклар аңа улың  бәлага  тарыды дигәннәр. Кисәктән булган бу шалтыратуга ханым ышанган, тиз  арада кредит рәсмиләштереп,  шул акчаны билгесез затлар хисабына күчереп куйган, аннары гына улына шалтыраткан.  Улы үзе белән барда яхшы булуын әйткән, әмма акчалар инде мошенниклар исәбенә төшеп утырырга өлгергән. Ханыма килгән  зыян 200 мең сумга якын тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары  комплексы үткәрәләр, “мошенниклык” маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылды

Әлеге мошенниклык очракларына юлыкмас өчен, эчке эшләр бүлеге  олы яшьтәге әти -әниләр, өлкән туганнар белән профилактик әңгәмәләрне кат-кат  үткәрергә һәм мондый хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга киңәш итә.

https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау мошенник 100 мең сум акча