Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Аударыш” уены соңгы тапкыр 1917 елның көзендә Бөгелмәдә үткәрелгән

Фермер Фәрит Нәбиуллин татар спорт уенының борынгы тарихы булуы турында сөйләде.

 

(Казан, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Лениногорск районының “Алмакай” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Аударыш” уенының Татарстан җирендә соңгы тапкыр Бөгелмәдә 1917 елның көзендә үткәрелүе хакында әйтте.

“Бөгелмә ярминкә узган, шунда ел саен бәйге – ерак арага чабыш үткәрелгән. 25 км бер якка, аннары 25 км кирегә. Шулай ук ел саен “Аударыш” – ат өстендә көрәш уздырылган. Бу уен соңгы тапкыр 1917 елның көзендә Бөгелмәдә үткәрелгән”, - диде Фәрит Нәбиуллин

  •    29 сентябрьдә Лениногорскида республика чемпионаты үткәреләчәк.

Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, кайбер мәгълүматлар буенча, мишәр татарларында – Пенза якларында 1950 елларда да атка атланып көрәш булган әле. Татарстан җирлегендә бу уенның онытылып юкка чыгуын фермер тарихи сәбәпләр белән аңлатты. “Сугыш, ачлык китә. Сәнәкчеләр сугыша башлангач, 1920 елларда зур авылларны яндыралар. Анда нинди бәйге?” – ди ул.

Фермер әйтүенчә, бу уенның тарихи татар уены булуына дәлилләр җитәрлек. “Идегәй” дастанында “Батырлар сынаштылар атларда” дип язылган. Батырша заманында - 1750 елларда авыл егетләре көч сынашкан. 1800 елларда бу ярыш Бөгелмә ярминкәсендә үткәрелә. Бу уен чыккач, нугайлар миңа шалтыратып, Фәрит абый, бу ярыш бездә дә бар иде, кайтарганыгызга рәхмәт дип шатландылар”, - диде ул.

Фәрит Нәбиуллин фикеренчә, “Аударыш” уенын кабат кертеп җибәргән очракта, ул Сабан туйларының бизәгенә әйләнәчәк. “Теләсә кайсы сабантуйда үзенә тартып торган мәйдан булачак. Һәм аның иң үзенчәлеге – ул татар атларында гына үткәрелә. Татарстанда татар аты һәр авылда булачак дигән сүз. Бу әйберне пропагандаларга кирәк”, - диде Фәрит Нәбиуллин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193930/

 Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев