Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Августтан эшләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр булачак

1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты.

Яңадан исәпләү иминият кертемнәре кергән республиканың 256 мең кешесенә кагылачак. Бу хакта Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта. Август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Әмма яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум.

Шулай ук 1 августтан тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме артачак.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев