Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авиаһәлакәттә вафат булган Илнар Гайфуллин фаҗига алдыннан: Минем өчен догада булыгыз…

Минзәлә аэроклубы парашютчылары утырган самолетның һәлакаткә очравы нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булды. Алар арасында Илнар Гайфуллин да бар.

 

Без Илнарның танышы Алсу Насыйбуллина белән элемтәгә кердек.

— Без икебез дә тумышыбыз белән Мөслим районыннан. Илнар белән бер мәктәптә укыдык. Ул миннән бер яшькә зуррак, туганымның якын дусты. Соңгы елларда тыгыз элемтәдә булмасак та, күрешкәндә гел аралаша идек. Ул бик итагатьле, яхшы күңелле, ярдәмчел егет иде. Мәктәп елларында гел бергә булдык, якыннан аралашып яшәдек. Шат күңелле, чын кеше иде. Актив, аралашучан егет булганга, аны районда белмәгән кеше юк, — дип искә алды Алсу.

Илнар узган ел гына сөйгәне белән никах укыткан булган. Быел исә туй иткәннәр.
— Алар бик озак очрашып йөрде. Бик матур пар иделәр. Хатыны да тыйнак, яхшы кыз, — диде ул.

Күптән түгел генә Илнарга 29 яшь тулган булган. Алсу әйтүенчә, дуслары аның парашюттан сикерү хыялы барлыгын белгәнгә, бүләккә сертификат биргән булганнар. Шуңа күрә кайбер туганнары хәтта аның фаҗига урынында булуын да белми калган. Якыннары Илнарның исән калуына соңгы минутка кадәр өметләнгән. Чөнки башта аның исеме хастаханәгә алып киткән кешеләр исемлегендә дә, моргка җибәрелгәннәр арасында да булмаган. Ләкин, кызганыч, өметләр акланмаган.

— Әйтүләренчә, бу – Илнарның беренче сикереше буласы булган. Бик теләгән. Күпчелек туганнары матбугат чараларындагы хәбәрләр аша гына белгән. Хатыны һәлакәт турында белгәч, хастаханәгә барып көткән. Ләкин күпме генә көтсә дә, зыян күрүчеләр арасында Илнар булмаган. Без ахырга кадәр аның исән булуына өметләндек. Самолет калдыклары астында калгандыр, исәндер, дип уйладык, — дип сөйләде Алсу Насыйбуллина.

Илнарның социаль челтәрләрдәге соңгы посты үзенең туган көне уңаеннан куелган. Биредә ул бик тетрәндергеч сүзләр язган:

— Мине тәбрикләргә һәм нәрсәләрдер җибәрергә кирәкми. Бары тик минем өчен догада булыгыз. Аллаһы Тәгәладән дөрес юлда булуымны, әти-әнием өчен лаеклы ул, хатыным өчен ныклы терәк, кыз туганым өчен ярдәмче һәм дусларым өчен тугры иптәш булуымны сорагыз…”

Мәрхүмнәрнең якыннарына — сабырлык, хастаханәдә булганнарга – саулык, һәлак булганнарның оҗмахта булуларын телибез.

 

Ватаным Татарстан

Зөһрә Садыйкова

Фото социаль челтәрдән алынды

http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X