Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов авыл хезмәтчәннәрен котлый

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.

 

Быел безнең хезмәтчәннәр сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре! Хөрмәтле аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

 

Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.

Илнур Шәмарданов, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев