Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылга күченеп килгән мәдәният хезмәткәрләре 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин

2025 елдан Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы эшли башлаячак.

Аның нигезендә, нинди төбәккә килүенә карап, авылларга күченгән белгечләр 1 яки 2 млн сум акчага өмет итә ала. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Авыл укытучысы» һәм «Авыл табибы» программаларына тиңдәш «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын 2025 елдан кертәчәкбез», – диде Путин. Ул россиялеләр бу хакта һәрвакыт очрашуларда сораганын искәртте.

Авылга яки кечкенә шәһәргә эшләргә күченгән мәдәният хезмәткәренә бер тапкыр түләнә торган 1 млн сум акча биреләчәк, ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста яки Новороссиядә ул 2 млн сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Хөкүмәткә кечкенә шәһәрләр өчен, шулай ук күп фатирлы яңа йортлар аз төзелгән төбәкләр өчен гаилә ипотекасы шартларын эшләргә йөкләмә бирелде.

https://tatar-inform.tatar

фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев