Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы.

Җырчының ире вафат.

Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. "Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын", дип язган Лилия әлеге хәбәрендә.

Табиблар инфаркт дигән. «Ашыгыч ярдәм» дә килгән. Әмма коткара алмаганнар. Җырчының иренә инфаркт булган. Аңа нибары 53 яшь була.

 

ЧЫГАНАК: 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев