Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азат Фазлыев:«Халыктан җыелган акчаны авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык»

«Кадерле дуслар! Табибларның әнигезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды.

 

Безне хөрмәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен ӘНИ иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өчебезне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без Әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авыртмасын, сызланмасын гына!

Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә донор буларак туры килмәдек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллоннарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык.

“Ватаным Татарстан” газетасында язмышлары бәян ителгән балаларны тэкъдим итте.Барысы да ярдәмгә мохтаҗ аларның. Мин үзем һәр гаиләдәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым. Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якынарыгыз, балаларыгызга авырырга язмасын! Барыгыз алдында башыбызны иябез???
Ярдэм иткэн балалар @gulnaziarullina7847 @gulziraminnullina@timfazliev Миронов Владислав Дмитриевич, @leisan1231@tazetdinova51 @dianashagieva2015» - дип яза Азат Фазлыев аккаунтында.

http://www.sahne.ru/kheberler/10066.html

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X