Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районының элеккеге хакимият башлыгы, безнең якташыбыз Әнәс Гатуф улы Исхаков вафат

Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины, элеккеге хакимият башлыгы Әнәс Гатуф улы Исхаковның вафат булуы турында хәбәр алдык, дип хәбәр итә Азнакай газетасы сайты (http://aznakaevo-rt.ru)

Әнәс Гатуф улы ТАССРның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган

Үзенең хезмәт юлын ул 1965 елда Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Шул дәвердән алып, 40 елы Азнакай районы белән бәйле. Ул комсомол, партия органнарында эшли, бик күп яңа башлангычларның инициаторы була.

1983-1992 елларда Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә.

1992-2005 елларда Әнәс Гатуф улы Азнакай районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкли, халык депутатларының берләштерелгән Советына рәислек итә.

1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана.

1995-2000 елларда Татарстан Республикасының халык депутаты, дәүләт төзелеше мәсьәләләре, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр буенча комиссия әгъзасы була.

2005 елдан Әнәс Исхаков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт власте һәм җирле үзидарә башкарма органнарын оештыру һәм үзара эшчәнлек буенча бүлек начальнигы.

Әнәс Гатуф улы Исхаков Халыклар Дуслыгы Ордены, “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләренә ия, “Татарстан Республикасының Атказанган Авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртә.

Әнәс Гатуф улы район һәм шәһәрнең икътисади-социаль үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында җирлегебездә юллар, торак йортлар салынды, социаль мәдәни объектлар калкып чыкты, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә максатчан эш алып барылды.

2004 елның 2 июлендә халык депутатларының берләштерелгән Советы карары белән аңа “Азнакайның Почетлы гражданины” исеме бирелде.

Азнакайлыларның олы хөрмәтенә ия Әнәс Гатуф улы иҗади ялкынлы, талантлы шәхес иде. Аның шигырьләренә бик күп җырлар язылды, Азнакайга багышлап күңел түреннән чыккан шигьри тәлгәшләрендә туган якка мәхәббәтен, аның кешеләренә соклануын, хөрмәтен чагылдырды.

http://aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев