Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

19 мартта Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәреләчәк. Катнашу өчен гаризалар 12нче мартка кадәр кабул ителә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла. Конкурсны Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештыра.

Бәйге халык арасында Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тота, шуңа да элекке елларда катнашучыларның номинация буенча күбрәк җүзләрне өйрәнеп килүләре таләп ителә.

Катнашучылар Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче дини оешмалар тарафыннан рәсми рәвештә тәкъдим ителгән булырга тиешләр.

Конкурсантларга республикабызның иң яхшы Коръән белгечләреннән торган жюри әгъзалары бәя бирәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/religion/04-03-2022/aznakayda-respublikak-l-m-kor-n-ukuchylar-b-ygese-uzachak

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коран чтение корана конкурс чтецов корана