Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакча эшләре

Әгәр сезнең участокта контейнерларга утыртылган үсемлекләр бар икән, аларны да кайгыртырга вакыт.

 

Контейнерларга утыртылган үсемлекләрне кышка әзерләгез

Әгәр сезнең участокта контейнерларга утыртылган үсемлекләр бар икән, аларны да кайгыртырга вакыт. Аларның кайберләрен өйгә кертергә, икенчеләрен – салкынча караңгы урынга урнаштырырга, өченчеләрен исә ачык туфракка утыртып, яхшылап томаларга кирәк. Ничек кенә булмасын, аларны сентябрь ахырыннан соң ачык һавада калдырырга ярамый – төнге кыраулар тамыр системасына зур зыян китерергә мөмкин.

Лианаларны кисегез

Бүген һәр участокта диярлек клематис, каприфоль зелпесе һ.б. үрмәле үсемлекләрне очратырга мөмкин. Көзен аларны төрләренә карап кисәргә яки терәкләрдән алып капларга кирәк. Терәкләрдә кыш чыга торган талымсыз лианалар да бар, әлбәттә. Әмма алар әллә ни күп түгел.

«Тере читән»не формалаштырыгыз

Әгәр сезнең участокта «тере читән» бар икән, көзен аны формалаштырырга кирәк. Корыган һәм яшь үрентеләрне, тиешле юнәлештә үсми торган ботакларны кисеп алыгыз, шуннан соң читәнне тигезләгез. Беренче тапкыр эшләгәндә, тигезлеген билгеләр өчен, янында вертикаль асма яки рабица челтәре урнаштырырга мөмкин.

 

 http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев