Бакчачы Фарсель Зыятдинов бик авыр хәлдә
Фарсель Зыятдинов хәзерге вакытта РКБ хастаханәсендә реанимациядә ята.
Бакчачы, язучы Фарсель Зыятдинов инсульт булып дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсенә эләккән. Аның хәлен бик авыр дип бәялиләр. Фарсель Зыятдиновның хатыны Венера ханым белән гаилә дуслары Ләбиб Лерон телефоннан сөйләшкән.
«Табиблар тиешенчә дәвалый, бөтен кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Әмма бик авыр хәлдә. Бөтен өмет Аллаһ Тәгаләдә. Могҗиза булса гына дип торабыз», — дип әйткән Венера ханым.
Тулырак: https://intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев