Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакчачыга киңәшләр

Элек колхозларда “туңга сөрү” дигән төшенчә киң кулланылышта иде.

Бакчада да бу эшне онытмаска кирәк. Туңга сөрү – туңга, кышка казып калдыру, дигән сүз. Туңга казып калдырылган туфракта яшелчәләр әйбәтрәк үсә, уңышы да мул була. Казылган җирдә микроорганизмнар эшли башлый һәм ашлама керткәч тагын да активлаша. Казыр алдыннан җиргә ашлама кертергә онытмагыз. Һәр квадрат метрга 3-4 кг компост, минераль ашламалардан суперфосфат (1 кв.м – 1 кашык чамасы), калий сульфаты (шулай ук 1 кв.м – 1 кашык) кертелә. Калий сульфаты булмаса, аның урынына көл сибәргә дә ярый. Шуннан соң гына казырга мөмкин.
***
Көл туфракның әчелеген киметә, шул ук вакытта калий ашламасы да булып тора. Көл булмаганда, һәр квадрат метрга 100 грамм чамасы известь кертергә була. Туфрак бик әче булганда, 200-300 граммнан да кертергә мөмкин.

Фото-Pixabay.com

http://muslumirc.ru/news/stati/bakchachyga-kishlrysch

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев