Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга?

Агачларның бетләвендә нәкъ әлеге бөҗәкләр «гаепле» дә инде.

 

 

Кырмысканы «урман санитарлары» дисәк тә, бакчачылыкта мондый «күршелек» һәрвакыт файдага түгел. Алар түтәлләрдә оя корып кына калмый, төрле бөҗәкләрнең йомыркасын бер үсемлектән икенчесенә күчерә.

Алардан ничек котылырга соң?

Кырмыскаларны куркыту өчен керосинда чылатылган чүпрәкне һәр җимеш куагына куегыз. Карлыган һәм крыжовник үсентеләре янына календула чәчәргә мөмкин — ул кырмысканы ашый торган каткантунны (божья коровка) җәлеп итә.

Тагын бер ысул — агачның кәүсәсен карболка эремәсенә манчылган мамык яисә йон белән бәйләгез. Шулай ук корым һәм җитен маеннан уч киңлегенә кадәр «саклык боҗрасы» ясагыз. Шикәр суы салынган шешәләрне ботакларга беркетегез һәм аларның башын анис мае белән майлагыз, әгәр кырмыскалар агач тамырларына урнашса, гади яисә хлорлы известь кулланыгыз. Кырмыскаларга турыдан-туры һөҗүм ясап, бетләр белән көрәшергә кирәк. Сабын-тоз яисә сабын-көлчә эремәсе салынган савытка чыбык очларын манып алыгыз да агачларга сибегез, шул рәвешле бетләр юкка чыгар.

 
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakchadagi-kirmiskadan-nichek-kotilirga-286361/

http://maydan.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X