Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар өчен оештырылган әдәби марафон финалистлары арасында Лениногорск балалары да бар

15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде. Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.

Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә, ә җәй аенда проектта бары тик мәктәп укучылары һәм I – III курс студентлары гына катнаша алалар. Бу җәй айларында үткәрелгән бәйгедә барлыгы 156 бала һәм яшүсмер катнашкан.

127 китап укучы финалга чыкты һәм 22 нче август көнне Казанга бүләкләү тантанасына чакырылалар.

Лениногорск районы финалистлары: 

Галимов Айдар Рамил улы (VII);
Галяутдинова Айзилә Ирек кызы (IV);
Мостафина Алия Илшат кызы (V);
Рахманова Сөмбел Илһам кызы (V);
Ситдыйков Илсаф Илдар улы(V)

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/165

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев