Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга колбаса ашатырга ярыймы?

Кечкенә балалар еш кына колбаса һәм сосискаларны яратып ашыйлар, тик аларны бирергә ярыймы? Ничә яшьтән ашатырга мөмкин икән?

Колбаса составында эшкәртелгән иттән кала төрле стабилизатор, буягыч матдәләр дә була, шуңа күрә аны күп ашау ашказаны, бөер һәм бавырга тискәре йогынты ясый.

Ысланган (копченая) колбаса балаларга шулай ук киңәш ителми, чөнки алар составында тоз һәм май тагын да күп.

1-2 яшьлек балаларга колбаса бирергә ярамый, 2-3 яшьтә дә киңәш ителми, иң яхшысы - 4-5 яшьтә бирә башларга мөмкин.

Тик ашказаны белән бәйле проблемалар булган очракта, 8-9 яшькә кадәр бирмәскә киңәш ителә. Беренче тапкыр пешерелгән колбаса (вареная) бирә башларга кирәк.

«Докторская», «Молочная» дигән төрләрне бирә аласыз.

Атнага бер тапкыр бирергә ярый.

Балалар өчен махсус колбаса һәм сосискалар да җитештерелә.

Балага колбаса бирергә уйласагыз, аның сыйфатлы, искермәгән, бозылмаган булуы мөһим.

Чыганаклар: @selametlek_kazan zdorovyemalisha.ru pitaniemalysha.ru
 

http://chelny-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев