Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейд узды

Кыска гына вакыт эчендә, әлеге балалар куркынычсызлыгы һәм иминлеген максат итеп куйган чара җиде закон бозу очрагын ачыкланды, аларның дүртесе – турыдан туры, автомобильдәге баланың исәнлегенә куркыныч ясаучы очраклар.

Мондый кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре 7 яшькәчә балаларны, машинада бары тик балалар өчен тотып торучы җайланмалар ярдәмендә генә йөртергә кирәклеген искәртә. 7 яшьтән 11 яшькә кадәр арткы утыргычта, бала өчен махсус җайланмаларда йөртергә яки куркынычсызлык каешын эләктерергә була.

Баланы  алгы утыргычта - бары тик балалар өчен махсус утыргычлар ярдәмендә генә йөртергә рөхсәт ителә.  Таләпләр теләсә нинди автомобиль өчен дә, шәхси машина һәм такси өчен дә бертигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев