Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балконда чәчәк үстергән өчен штраф салу ихтималы булган очраклар турында искәрттеләр

Чәчәк тартмасы балконнан төшеп киткән очраклар да бар.

Балконда чәчәк үстерергә мөмкин, әмма аны балкон тышында түгел, ә эчендә урнаштырырга кирәк. Балконның тышкы өлешенә ниндидер өстәмә конструкцияләр кую бинаның архитектур күренешен боза, дип белдерде Европа Юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Юрий Аванесов «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч искәрткәнчә, чәчәк утыртылган әрҗәне балкон тышында урнаштыру шулай ук биналарны җыештыручы, буяу һәм штукатурлау яки төрле җиһазларны монтажлау эшләре белән шөгыльләнүче сәнәгать альпинистларына да комачау итәргә мөмкин.

Моннан тыш, чәчәк тартмасының, балконнан төшеп киткән очракта, кешеләр һәм машиналарга да зыян китерүе ихтимал, дип билгеләп үтте Аванесов.

https://tatar-inform.tatar

Розалия Мостафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев