Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балык тотучы суда өшеп үлгән

Урынга барып җиткән коткаручылар туңган ирне су өстеннән таба.


(Яшел Үзән, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Резидә Йосыпова). Кичә Бритвино авылыннан ерак түгел Зөя елгасында 12.00 тирәсендә "112" ашыгыч хезмәт номерына бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.


Шалтыратучы урынын төгәл генә аңлатып бирә алмый. Урынга барып җиткән коткаручылар туңган ирне су өстеннән таба. Ачыкланганча, ир улы белән балык тоткан. Бер мәлне аның улы кинәт боз астына китә. Әтисе аны башка балыкчылар ярдәмендә аны судан чыгаруын чыгара, әмма көтмәгәндә үзе бозлы суга төшеп китә.
Аны коткара алмыйлар. Күрүчеләр сөйләвенчә, боз бик юка булган һәм суга батучы янына барып җитү мөмкин булмаган. Казанда яшәүче 63 яшьлек бу ир суга батмаса да, бозлы суда өшеп үлгән.


Шушы вакыйга чыгар алдыннан гына Яшел Үзән ГИМС үзәге, ОСВОД инспекторлары җәмәгать тәртибе сагы, ФПСның 8нче отряды хезмәткәрләре һәм полиция участковыйлары белән берлектә рейд уздырган булган. Аңлатканнар, кисәткәннәр һәм белешмәлекләр таратканнар.
 
Фото: yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев